Камиллеккә омтылып эшлибез
Алар милләтне саклау, телебезне үстерү, гореф-гадәтләрне барлау, хезмәт кешесенең ялын күңелле һәм файдалы итеп уздыру максатында хезмәт куя.
Кеше күңеленә матурлык, илаһилык орлыклары, моң үрнәкләре салып, халкыбызның киләчәккә булган ышанычын, рухи байлыгын арттыру – сәнгать дөньясы алдында торган җаваплы бурычларның берсе. Үз агымына гына барган тормышны бизәү, халыкның милли аңын уяту мәдәният хезмәткәрләреннән иҗади үҗәтлелек, тырышлык, тынгысызлык, әдәби көч- куәтнең ташып торуын таләп итә. Мәдәният өлкәсендә башкача эшләү мөмкин дә түгел.
2021 ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителү традицион халык иҗатын сәхнәгә кайтарырга, милли моң, онытыла башлаган халык уен коралларына, халык фольклор ансамбльләренә игътибар итүгә зур этәргеч булды. Шулай ук узып баручы ел җирлегебез, район мәдәният хезмәткәрләре өчен сынау елы булып та тарихка кереп калыр: Мөслим Бөтенроссия авыл сабан туен уздырып, 35 меңнән артык кунак кабул итте!
Һәр эшнең нәтиҗәсе яуланган үрләр белән бәяләнә. Мөслим мәдәният бүлегенең дә 2021 елда ирешкәннәре бихисап.
– Эшчәнлегебездә грантлар системасын актив кулланабыз. Ел дәвамында бүлек белгечләре федераль һәм республикакүләм конкурсларда проектларын яклап, аларны тормышка ашырырыга 4 миллион сумнан артык финанс ярдәме үзләштерде. Грантлар җирлектә халык уен коралларында уйнау буенча фестиваль-конкурс уздыру, Михайловка авылында виртуаль концерт залы булдыру, яшь каләм тибрәтүчеләрнең “Талантлы син, туган җирем” шигырь фестивален үткәрүгә юнәлтеләчәк, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Һәр буынга тәрбияви орлыкларын сипкән, тарихи мизгелләрне чагылдырган гореф-гадәтләр, йола-уеннар, такмаклар, мөнәҗәтләрне бездән соңгы буыннарга җиткерүдә җирлегебездә эшләүче халык фольклор ансамбльләренең роле зур. “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин) Россиянең “Мәдәният” милли проекты кысаларында һәвәскәр иҗат коллективлары арасында уздырылучы конкурста гран-прига лаек булып, 2 миллион сум күләмендә грант отты.
– Ансамбльгә яңа костюм комплекты тектерелде, уен кораллары базасы яңартылды. Минзәлә, Сарман районнарында, Казанда дәүләт филармониясе сәхнәсендә тамашачыларга концерт һәм мастер-класслар уздырылды. Ансамбль 13 декабрь көнне Мәскәүдә Рус җыры театры сәхнәсендә Татарстанны тәкъдим итеп чыгыш ясады, – ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
“Ык буйлары” халык җыр һәм бию ансамбленең дә (җитәкчесе – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Салихҗанов) уңышлары сөендерә. Мөслимнең визит карточкасы булган әлеге ансамбль күптән түгел Казанда узган “Әпипә” бөтенроссия бию конкурсында катнашып, илебезнең 20дән артык төбәгеннән җыелган коллективлар арасында өченче урынны яулады. 20дән артык җырчы-биючесе булган ансамбль – һәр бәйрәмнең, һәр чараның бизәге.
Кеше гомер-гомергә рухи яктан үсәргә, мәдәниятле булырга омтылган. Бу халәт мөслимлеләргә дә хас. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы “Мизгел”, “Хәзинә”, “Мөслим йолдызчыклары” бию төркемнәрендә 300гә якын бала шөгыльләнә. Сәләтле балалар район күләмендә узучы чараларны чыгышлары белән бизәп кенә калмый, бәйге- фестивальләрдә дә осталыклары белән сөендерә. Узган атнада гына “Мизгел” бию ансамбле (җитәкчесе – Ксения Нәбиева) башкалабызда беренче тапкыр узган “Чулпан” халык бию сәнгате фестивалендә икенче дәрәҗә лауреат исемен алды. Бу ансамбльнең күпсанлы җиңүләреннән берсе генә!
Мөслим халык театры да уңышлы эшли. Күп еллар инде коллектив үз тамашачысын тирән мәгънәле, әхлакый әсәрләр белән сөендерә.
– Быел сәхнәләштерелгән Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” трагедиясен тетрәнми карау мөмкин түгел иде. Спектакль “Идел-йорт” төбәкара театр коллективлары фестивалендә икенче урынны яулады. Мөслим халык театры диплом һәм 75 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде, – ди Ирек Салихҗанов.
Милләтебезне саклап калу, телебезне, динебезне яклау, милли мәдәниятебезне үстерү, гореф- гадәтләребезне яңарту, хезмәт кешесенең ялын күңелле һәм файдалы итеп уздыру – мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы. Алар шул максаттан чыгып иҗат итә, камиллеккә омтылып эшли.
Мөнирә Арсланова.
ФОТО – МӘДӘНИЯТ БҮЛЕГЕ АРХИВЫННАН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев