Калканың нык булсын
Кешенең муенында сәламәтлек өчен бик кирәкле гормоннар эшләп чыгаручы беленер-беленмәс кенә бер биз бар. Аны калкансыман биз дип йөртәләр.
Тиреотроп гормон (ТТГ) җитешмәгәндә барлыкка килә торган чирне гипотериоз дип йөртәләр. Гипотериоз ул – калкансыман бизнең үз вазыйфаларын башкара алмый башлавын аңлата. Чирне ачыклау өчен гормоннарга венадан кан тапшырырга гына кирәк. ТТГ ны санату – гормоннарга иң еш үткәрелүче тикшеренүләрнең берсе.
Гипотериоз билгеләре:
* тик торганнан тазара башлау, авырлыкны диета һәм физик күнегүләр ярдәмендә төшерә алмау;
* эч кибү яки, киресенчә, еш тышка чыгу;
* бер кеше дә салкынга зарланмаганда туңып йөрү;
* тиз ару, акрын кыймылдау, үшәнлек;
* хәтер начарлану, игътибар таркалу;
* депрессия, тынгысызлану;
* тән тиресе корышу, тупаслану;
* чәч коелу;
* тавыш утыру яки сәбәпсез карлыгу;
* буыннар авырту;
* күрем күрү тоткарлану яки киресенчә кан күп килү;
* җенси теләк сүрелү;
* балага уза алмау;
* йогышлы авырулар белән еш авыру;
* йоклаганда гырлау;
* муен тирәсендә уңай-сызлык тою.
Әлеге очракларда ТТГ ны билгеләү аеруча мөһим. Гипотериоз килеп чыгу өчен өстәмә сәбәпләр дә бар. Болар түбәндәгеләр:
* 40 яшьтән узган ханымнар;
* бала табып, алты ай вакыт узган хатыннар;
* канда холестерин күп булу;
* калкансыман бизендә элегрәк берәр чире булган кешеләр;
* кайчандыр башын яки муен тирәсен нурлар ярдәмендә дәвалаган кешеләр;
* литий яки амиодарон (кордарон) кебек дарулар эчүчеләр;
* аддисон авыруы, шикәр диабеты (1 нче тип), ревматоид, артрит кебек чирләр белән авыручылар;
* якын туганнарында калкансыман биз авырулары булу;
* УЗИдан караганда калкансыман бизнең зурайганы күренү.
Калкансыман биз үз вазыйфаларын башкара алсын өчен организмга йод кирәк. Ул гормоннар балансын саклый, баш миен эшләтә, иммунитетны тәэмин итә. Хәтта кешенең интеллект дәрәҗәсе дә йод микъдарына бәйле. Йод җитешмәгәндә йөрәк һәм кан тамырлары авырлык кичерә. Мускуллар авырту, елаклык, тән тиресе бозылу да йод белән бәйле. Йод җитешмәгәндә калкансыман биз, кирәк кадәр гормоннар эшләп чыгару өчен көчәнеп, гадәттәгедән шактый зурая.
Йод җитешмәүне ничек белергә соң?
– Кеше сүлпәнләнә, әмма тиз ярсып китә, аның бер сәбәпсез кәефе кырыла, бик еш төшенкелеккә бирелә, баш эчендәге кан тамырларының басымы күтәрелгәнгә күрә башы авырта.
Йод җитешмәү сәбәпле, гемоглобин төшү үзе үк бик күп чирләрнең сәбәпчесе була. Йод кытлыгын йөрәк тә тиз сизә. Аскы кан басымы күтәрелә, аритмия күзәтелә, атеросклероз барлыкка килә. Шул ук вакытта традицион дәвалау бернинди файда бирмәскә мөмкин. Күз тирәли кара түгәрәкләр хасил булу, кул-аяклар шешенү, мускуллар авырту, күкрәк һәм бил радикулиты – барысы да йод җитешмәгәннән.
Йод җитмәүнең билгеләре – аппетит начарлану, тиз ару, еш кәеф китү, чәч коелу, тән тиресе кипшенү, тешләр кителү, колак катылану, хәтер начарлану, бик еш баш авырту – сезне сагайтырга тиеш.
Организмда йод җитәрлек булсын өчен ниндидер ризыкларга басым ясарга кирәк соң?
– Беренче чиратта өстәлегездә балык ризыклары булсын. Сөт ризыклары да бик мөһим. Карабодай, тары ярмасы, диңгез кәбестәсе, кара миләш, бал, лимон, әстерхан чикләвеге ашарга, йодлы тоз кулланырга киңәш ителә. Кишер, бәрәңге кебек яшелчәләр дә әйбәт ярдәмче.
Йод җитешмәгәнен табибка бармыйча гына да ачыклап буламы?
– Терсәктән өстә яки тездән өстә тәнегезгә йод белән рәшәткә ясагыз. Әгәр сызыклар ике сәгатьтән юкка чыкса, димәк, сезгә йод нык җитми. Тәүлек буе сызыклар югалмый икән, бу – бик әйбәт. Алай да табибка күренегез. Ул киңәш иткән дарулар ярдәм итми калмас.
Республика медицина профилактика кабинеты.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев