Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калага күңеле тартмаган

Авылда эш юк дип зарланучыларга Шиһаповлар: “Иренмәскә генә кирәк. Ялкауланмасаң, эш бетми ул”, – ди.

Авыл җирлекләрендә, үз эшләрен ачып, күпләп мал тотучы гаиләләр саны арта бара. Алар арасында яшьләр булуы  аеруча сөенечле.
Тугаш авылында яшәүче Диләрә һәм Илнур Шиһаповлар  – яшьли кавышкан парлар. Аларга 27 яшь тулмаган әле. Шиһаповларның гаилә фермасында бүгенге көндә 80 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 34е – савым сыерлары, калганнары – бозаулар һәм буаз таналар. Без килгәндә фермерлар сыер бозаулата иде.
– Диләрә белән 2014 елда гаилә кордык, Югары Табын авылыннан килен булып төште хәләлем. Ул чорда ук күпләп мал тота идек. Диләрә беренче көннән үк сыер сауды, әни белән икәүләп хуҗалыктагы һәр эшне киңәшләшеп башкардылар. Табыныбыз һәрвакыт мул булды, – ди Илнур Шиһапов.
Яшьләр әтиләре Илсур Шиһаповтан калган эшне дәвам итә. Ярдәмгә әниләре Нурзифа апа да килә. Эшлим дигән кешегә эш карышмый ул! Дус, тату гаиләне тырышлык та берләштерә. Шиһаповлар малларны ашатуны механикалаштырганнар. Терлекләргә ризыкны махсус җайланма белән мини-трактор тарата. Шул ук трактор маллар астын да җыештыра, чистарта да.  
– Тормыш иптәшем Илсур гаилә фермасын 2009 елда зур өметләр белән ачкан иде. Әле ул чорларда дәүләт программалары турында ишеткән, алардан файдаланган кешеләр бик сирәк булгандыр. Тәвәкәллеге, ихтыяр көче ныклы булгандыр инде, куркып тормады, авылдагы ташландык фермаларны хосусыйлаштырып, 50 башка исәпләнгән терлек торакларын ремонтлап, сыерлар сатып алды да эшен башлап җибәрде, – ди Нурзифа Шиһапова.
Шиһаповлар алга таба дәүләт программасы ярдәме белән тораклар мәйданын киңәйтергә, маллар санын да арттырырга уйлыйлар. Эшләр өчен барлык төр техникалары да бар. Ике МТЗ тракторы өстенә Илнур быел өр-яңа К-700 тракторы да сатып алган. Шиһаповларның гаилә фермасында ике кеше үзләренә даими эш урыны тапкан.
– Әлмәт шәһәрендә укып, менеджер һөнәрен үзләштергәндә үк шәһәрдә калмаячагымны белә идем. Авыл баласы булгангамы, калага күңелем ятмады. Түбән Табын авылында каенатамның шәхси кибете дә бар иде. Беренче эш чирканчыгын шунда алдым. Илнур белән гаилә корып яши башлагач, авыл хуҗалыгы тармагына баш-аягым белән чумдым. Үзеңә эшләү һәрвакыт отышлы булган. Бу еллар дәвамында сыналган. Башкача тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз, – ди Диләрә.
Шиһаповлар бүген һәр сыердан уртача 12 литр сөт савып алып, “Фаиза” кооперативына көн дә 300 литрдан артык продукция тапшыра. Гаиләдә ике уллары үсеп килә. Алар да әти-әниләре, әби-бабалары юлын сайлар, ахры. Бу гаиләдә һәркем яшәү тәмен бары тик намуслы хезмәттә күрә. 

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев