Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кагыйдәне бар да боза

Юл йөрү кагыйдәләренә җәяүлеләр дә, руль артындагылар да битараф. Юлларда игътибарлы булмау һәлакәтләргә китерә.

Район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы Рамил Муллин, район активы, җаваплы оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Узган ел Мөслим райо­ны юл хәрәкәте иминле­ге өлкәсендәге вәзгыять буенча тәнкыйть утына то­тылган иде. 2020 елда рай­он территориясендәге 17 юл- транспорт һәлакәтендә 5 кеше һәлак булды һәм 21 кеше зыян күрде.

– “2013-2020 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру” федераль максатчан програм­масы үтәлмәде. Кызганыч, юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны күп булды. Шулай ук про­грамма проектына кертелгән “Сыйфатлы автомобиль юлла­ры” программасы да гамәлгә ашмады. Чөнки юл хәрәкәте иминлеге линиясе буенча без үткәргән профилактик эш нәтиҗәле булмады. Район эчке эшләр бүлеге адресына әйтелгән җитешсезлекләрне бетерү максатында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә яңа бурычлар билгеләнде, – диде районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

2021 елның беренче квар­талында 37 рейд оешты­рылган, моңа 429 хезмәткәр җәлеп ителгән. Рейд ба­рышында 256 администра­тив хокук бозу ачыкланган, шуларның 14е – исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен. 2021 елның бе­ренче кварталында район юл­ларында бер юл-транспорт һәлакәте булган, бер кешенең сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән.

– Исерек шоферларны ачы­клау өчен Телеграм каналла­ры гына җитми. Халыкның да уяулыгы, теләктәшлеге кирәк. Һәрбер һәлакәт ар­тында кешеләрнең ваем­сызлыгы ята. Алга таба юл хәрәкәте кагыйдәләрен боз­ган шоферларның исемлеген район газетасы битләрендә күрсәтеп барырга тәкъдим итәм, – диде үз чыгышында район башлыгы Рамил Мул­лин.

Быел беренче квартал­да транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 27 шофер тоткарланган. Аларның дүртесенә карата РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә 947 ад­министратив хокук бозу ачы­кланган.

– Авыл җирлекләре баш­лыкларына һәм активлары­на да сүзем бар. Узган ел Иске Карамалы авылында шәхси автомобилендә исерек хәлдә йөргән бер райондашыбыз тоткарланды. Иске Карамалы бүлекчәсендә янгын сүндерү машинасы шоферының үзенә ярдәм кирәк иде бу көнне, ул туктап торган “Газель” маши­насына бәрелә. Икенче юл- транспорт һәлакәте дә шушы авылда була. Исерек шофер туктап торган КамАЗ маши­насына бәрелә. Шофер алган тән җәрәхәтләреннән үлә. Ике очракта да исерек маши­на йөртүчеләрне авылдаш­лары да, хезмәттәшләре дә күргән. Тик беркемнән дә 02 хезмәтенә хәбәр кермәгән. Башкалар алдында яхшы бу­лып калырга теләсәгез, исе­рек шоферлар турында ано­ним рәвештә Телеграм канал аша хәбәр итәргә була, – диде Айнур Хәйретдинов.

Исе рек хә л дә ма­шина йөртүчеләрнең 14е – авыл хуҗалыгы формированиеләрендә хезмәт куючылар, өчесе – ха­лык иминлеген тәэмин итү өлкәсендә, җидесе җитештерү өлкәсендә эшли. Хокук бозу­лар эш сәгатьләрендә булган, димәк кайбер оешмаларның җитәкчеләре исер е к хезмәткәрләрен күрмиләр яки күрергә теләмиләр.

Комиссия утырышын­да район башлыгы, зур йөк машиналарын Мөслим эчендәге юлларга кертүне чикләү кирәклеген кисәтеп, авыр йөк машиналары өчен аерым тукталыш ясау тәкъдимен җиткерде. Феде­раль Сабантуй чорында ма­шина агымы зур булачагын исәпкә алып, юллардагы билгеләрне тәртипкә китерү бурычы да тора. Районның ДАИ җитәкчесе 20 май­га кадәр горизонталь тамга төшерү һәм юл билгеләре кую эшен тәмамлау мөһимлеген дә искәртте. Мөслимдәге Шашин, Строительная, Ком­сомол, Лесная, Полевая, Сәйдәшев, Хәертдинов урам­нарында һәм яңа микрорай­оннарда юл билгеләре кую вакыты ике елга сузылды. Җыелышта сүз әлеге урам­нардагы юл билгеләрен төзекләндерү, яңарту турын­да да барды.

Лилия Шәймиева.

Мәктәп директорларына быел балалар арасында юл травматизмын кисәтү буенча күбрәк эшләргә туры киләчәк. Элек, балалар катнашын­да хокук бозулар ачыклан­ганда, аларга “Тукта! Синең тормышың куркыныч астын­да!” дигән карточкалар төзелә һәм, уку йортына җибәрелеп, укучының тәртибе линейкада карала иде. Хәзер бу карточ­калар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелеп, анда ата-аналар­ны җаваплылыкка тарту, ад­министратив хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә штраф суммасы һәм баланы профилактик учетка кую ту­рындагы мәсьәлә каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев