Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кагыйдәләр үтәлсен

Өйдән 5 метрдан якын торган мангалдагы шашлык өчен кисәтү яки 5-10 мең сум штраф каралган. Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда шашлык өчен 10-20 мең сум штраф каралган.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин хәбәр итүенчә, 2022 елның 8 июненнән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме арта.

Әйтик, өйдән 5 метрдан якын торган мангалдагы шашлык өчен кисәтү яки 5-10 мең сум штраф каралган. Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда шашлык өчен 10-20 мең сум штраф каралган.


Әгәр сезнең пикник янгын, чит милеккә зыян китерү белән тәмамланса яки берәр кеше зыян күрсә, җәрәхәтләнсә - 40-50 мең сум штраф. Урманда яки паркта тиешле булмаган урында учак торгызган өчен кисәтү алырга яки 15-30 мең сум күләмендә штрафка тартылырга, ә махсус янгынга каршы режим вакытында 40-50 мең сум штраф салынырга мөмкин.

Әгәр янгын сәламәтлеккә авыр зыян салган икән, хокук бозучыга 80 мең сумга кадәр штраф салына. Аңа шулай ук 3 елга кадәр срок яный. Янгын кешенең үлеменә китергәндә — 5 елга кадәр, янгын зур күләмдә милекне юк итсә - 120 мең сум штраф яки бер елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр янгын урманга зыян салса, хокук бозучыга 300-500 мең сум штраф салына һәм аңа 4 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Фото - Pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев