Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каенатам Габдулла ядкәре

Кабат пристаньгә барып, өйрәнчек матрос булып урнашты. Яңа булмаса да, кемнәндер калган матрос формасын, күн табанлы ботинка бирделәр. Сменалап эшләгәч, кубрикта алмашлап йокларга урын да булды.

Яңа тормыш кызыклы, күңелле иде: Идел буена урнашкан һәр пристаньдә, зур шәһәрләрдә туктыйлар, яңа кешеләр белән танышалар; елгадан агым буйлап төшкән саен табигать күренешләре үзгәрә, кояш ныграк кыздыра; базарларда моңа кадәр күрмәгән, белмәгән җимешләр, яшелчәләр күрде. Яңа хезмәтен дә ошатты. Башта бик җиңел тоелган иде, эшли башлагач нинди авыр икәненә төшенде. Авыр эшләргә аврал белдерәләр: бер туктамый йөкне пароходка ташыйлар, яки киресенчә, ярга бушаталар. Унбиш яшьлек үсмергә матрос хезмәте чыныгу мәктәбе булды: күп кешеләр белән танышты, аралашты; шомарды, русча сөйләшергә өйрәнде. 
Үзәге ныклы егет чыныкты, юлдан язмады, эчәргә сабышмады, тәмәке тартмады. Акча да эшләде. Киенде, яхшы хром итек, гармонь сатып алды һәм көннәрдән бер көнне Балчыклыга кайтып төште! Монда инде аны үлгәнгә саныйлар иде: дәрьялар гизеп йөргән, адресы да булмаган зимагурның хат-хәбәре дә, кайда икәнен белүче дә юк иде! Шыгырдап торган хром итекләрен киеп, хромка гармунын иңсәсенә элеп, Балчыклы урамыннан урап, кызларның йөрәген яндырып бер атналап йөрде ул. Акчасын кызганмыйча, таныш-белешләрен сыйлады. Пароходта йөрсә дә, бу илгизәр хисапта булган икән: аның армиягә барыр вакыты җиткән! Туган авылына җибәргәннәр. Инде ир-егет булып өлгергән, унсигез яше тулган чая егетне барлык туган-тумача армиягә озатты.

ПАТША АРМИЯСЕНДӘ
Бу вакытта Европада Беренче бөтендөнья сугышы дөрли иде. Сыйланып, туганнары кочагыннан аерылып, Габдулла сугышка алынганда, Рус армиясенең хәле коточкыч мөшкел була: Польша, Украина җирләрен дошманга калдырып, зур югалтулар белән чигенә; күп меңнәрчә солдатлар һәлак була, немецләргә әсирлеккә төшә. Аларның отрядында татарлар, башкортлар, марилар, чуашлар һәм башка милләт егетләре иде. Командирлары, тезелгән солдатлар каршысына килеп:
– Кто по-русски знает? – дип сорады.
– Я!
Габдулла, шулай дип кычкырды да атылып чыгып та басты .
– Молодец! Откуда, солдат? – дип елмайды командир.
– Из Казани!
– Татарин?
– Так точно, ваше благородие!
Шулай итеп, егет “татарин из Казани” булып китте. Кыюлыгы, русча белүе аңа бик күп очракларда ярдәм итте. Авылдан килгән егетләр арасында аның кебекләр бик сирәк. Русча белмәү аркасында башка милләт солдатларына шактый “таяк ашарга“ туры килде. Командаларны аңламаган өчен, унтерлар аларны, строй аша чыгарып, таяклар белән суктыралар, төрлечә җәзалыйлар. Бу кабәхәтлек Габдулланы тетрәндерде: нәфрәте никадәр көчле булса да, ярдәмгә килә алмау үзәгенә үтте. Солдатлар тизрәк фронтка китү турында уйладылар.  
Озак елларга сузылган каһәр суккан сугыш михнәте башланды: сазлы окопларда, карлы-буранлы далаларда дошман пулясы, снарядлары астында иза чикте Балчыклы егете. Нинди кыенлыклар күрсә дә, сугышта да югалмады, бирешмәде, пулялар да читләп узды. Канлы сугыштан туйган солдатлар һәм офицерлар арасында ризасызлык туды. Габдулла Белоруссиядә алгы сызыкта окопларда ятканда, Октябрь революциясе булды. Германия белән солых төзелде. 1918 елның февралендә Габдулла демобилизацияләнде. Ләкин егет авылына кайтып җитә алмады – аны Кызыл Армиягә алдылар. 1918 елның август аенда ак чехлар Казанны яулаганда, Габдуллаларның часте Кремльдә сакта тора иде. Ленин: “Ватан куркыныч астында!” дигән чакыру белән чыга. Шул чакыруга җавап итеп, Габдулла РКП(б) партиясе сафларына керә. Ак чехларны тар-мар итеп, Казаннан кугач, шул ук август аенда Габдулланы Казанда оештырылган интернациональ кавалерия курсларына укырга җибәрәләр. 
(Дәвамы бар).

Роза Хәбибуллина.
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев