Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабак бәлеше

Бакча нигъмәтләрен җыеп саклауга урнаштырдык. Инде алардан тәмле-татлы ризыклар да әзерләсәң була. Кабак бәлеше пешерик әле.

Мөслим авылыннан Лилия Закирова татар халкының яраткан ризыгын пешерергә өйрәтә. Моның өчен гадәти бәлеш камыры һәм эчлек кирәк. Төче камырны әзерләү өчен бер стакан майлы ит шулпасына (шулпа булмаса, сөт яисә су да ярый, бу очракта майны күбрәк саласы була), бераз сыек май, 1-2 аш калагы майонез салып болгатасың да он кушып изәсең. Камырны каплап ял иттергән арада кабактан эчлек әзерлисең. Эчлек өчен кирәкле ингредиентларны бәлеш пешерәсе таба зурлыгына карап чамалыйсың. Якынча бер кушуч шакмаклап туралган кабак, 2-3 чәй чашкасы дөге, бер чәй тәлинкәсе йөзем, атланмай, тәменчә тоз, 2-3 аш калагы шикәр комы кирәк.
Эчлек өчен кабакны урталай ярып, орлыкларын алабыз, кабыгын әрчеп, вак итеп шакмаклап турыйбыз. Туралган кабакка тоз сибеп бераз тотканнан соң, тишекле чүмечкә салып, суын саркытырга кирәк. Аннан соң кабак янына алдан бүрттерелгән дөгене салабыз, шикәр комы һәм йөзем кушып болгатабыз.
Камырга тотынганчы, духовканы кабызып куярга кирәк. Камырны ике кисәккә бүлеп, зуррагын җәябез һәм табага куябыз. Әзер эчлекне салып, аңа эретелгән май сибәбез (майны эретмичә, шакмаклап турап, эчлек өстенә таратып чыксаң да була). Камыр кырыйларын җыеп, бөреп чыгабыз.  Камырның кечерәген җәеп, бәлеш өстенә каплыйбыз да кырыйларын чеметеп ябыштырабыз һәм матурлап бөреп куябыз. Бәлеш өстен майлап, табаны 180 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Бәлеш өсте кызара башлагач, тагын бер кат майлап алырга мөмкин. Бер сәгать дигәндә кабак бәлеше әзер дә була. Өстен ачып, болгатып өстәлгә куярга һәм җылы көе ашарга. Ризык салкын көе дә тәмен югалтмый.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев