Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәҗә чисталык ярата

Иске Карамалы авылында яшәүче Гөлназ һәм Илһам Хамматуллиннар гаиләсе 70 кәҗә асрый. Өч ел элек Җәлил бистәсеннән ике кәҗә сатып ала гаилә. Кәҗәләр тәрбияләргә кызларының аллергиядән интегүе этәргеч бирә.

– Кызыбызның көннәр, төннәр буе кашынып җәфалануын күрү авыр иде. Әби-бабайлардан ишетеп, кәҗә сөтенең аллергиядән файдалы булуын белә идек. Кәҗә сөтен кемнәндер юллап алуга караганда, үзең җитештерү отышлырак булыр, дидек. Тормыш иптәшем Гөлназ белән үзебезнең мини-фермада мәш киләбез. Кәҗәләребез азыкка нәзберек: үләнне аралап, сайлап кына ашый, – ди гаилә башлыгы Илһам.
Хамматуллиннар нубийский, альпийский, зааненский токымлы кәҗәләр асрый. Электр “көтүче” дә алганнар. Малкайлар көн дәвамында үз иркендә үлән чемченеп йөри.
– Безгә күбрәк нубийский токымлы кәҗәләр ошый. Алар кыяфәтләре белән үк башкалардан аерыла – колаклары асылынып тора. Бу токымның сөтендә дә, итендә дә ис бөтенләй юк. Ана кәҗә бер бәбиләгәндә өч бәти табарга сәләтле. Савым күләме елдан-ел арта, – ди Гөлназ Хамматуллина.
Хуҗалык эшләрендә Хамматуллиннарга балалары ярдәм итә. 17 яшьлек Ильвина, 13 яшьлек Ислам һәм 6 яшьлек Исламия  – хуҗалыкта төп ярдәмчеләр.
– Кәҗәләр бик тиз үсә һәм авырлыклары да арта бара. Кышкылыкка 50 капчык печән, 25шәр капчык солы һәм яшел яфрак, печән әзерлибез. 11 гектар җиребез бар. Печәнне шунда үстерәбез. Азык әзерләү өчен техника җитәрлек: МТЗ-80, Т-16 тракторлары, печән чапкыч, печән җыю техникасы бар, – ди Илһам.
70 кәҗәнең 35е – савым кәҗәләре. Алардан көненә 55 литр сөт савып алалар. Сөтнең бер өлешен, шешәләргә тутырып, реализациялиләр. Кәҗә сөте сорап керүчеләргә дә бирәләр. “Файдасы гына тисен! Кызыбыз аллергиядән интекккәч, бу авыруның нәрсә икәнен беләбез”, – ди хуҗабикә. Гөлназ кәҗә сөтеннән йогырт, эремчек тә ясый.
Кәҗәне бөтен кеше дә асрый алмыйдыр. Чөнки кәҗә чисталык ярата. Күңел биреп, яратып тәрбияләгәнгәдер, Хамматуллиннарның ихатасы да, кәҗәләр утары да чисталыктан балкып тора.


Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев