Изгелектә ярышыгыз!
Яңалыклар

Изгелектә ярышыгыз!

Бәйге 10.00 сәгатьтә башлана.

“Изгелектә ярышыгыз!”. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әлеге хәдисенә олы мәгънә салынган. Саваплы гамәлләрдә бер-берең белән көч сынашу исламда бик тә хуплана. 15 март көнне Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә малайлар һәм ир-атлар арасында “Коръән” уку бәйгесе үткәрү дә саваплы гамәлләрдә ярышуны күздә тота. Бәйге, катнашучыларның яшь үзенчәлегенә карап, аерым төркемнәрдә узачак. Аның максаты – Коръән укуның сыйфатын күтәрү, аны яттан белүне популярлаштыру, мөселманнарны бер-берсе белән аралаштыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту. Бәйгедә конкурсантларның Коръәнне мәкамле итеп, тәҗвид белән укуына, киемнәренә һәм үз-үзләрен тотышына да аерым игътибар биреләчәк. Бәйге 10.00 сәгатьтә башлана.


Нет комментариев