Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге сәфәрдә

Аллаһның рәхмәте белән быел миңа кече хаҗ кылырга насыйп итте.

Казан аэропортыннан Стамбулга дүрт сәгать очтык. Аннан Мәдинә шәһәренә – Гәрабстанга кузгалдык. Самолет 10-12 км биеклектә оча. Күк йөзе зәп-зәңгәр, кояш бик якын – баш очында гына кебек тоела. Өч сәгатьтән соң Мәдинә аэропортына төштек. Аэропортларда ир-атлар өчен, хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәләре бар. Вакыт керүгә намазларыбызны укыдык. Мәдинәдә кунакханәгә урнашып, ястү намазыннан соң, пәйгамбәребез (с. г. в.) мәчетенә экскурсиягә киттек. Төркем җитәкчебез Инсаф хәзрәт барысын да аңлаешлы итеп сөйләде. Хаҗ вакытында намазларыбызның барысын да пәйгамбәребез мәчетендә укыдык. Истәлекле урыннарга бардык, сәхәбәләр, изгеләр каберлегенә зиярат кылдык. Аллага шөкер, пәйгамбәребез намазда булган мәчетләрдә дә намазлар укырга насыйп булды.
Финик бакчасына да бардык. Җимешләре җыелып бетсә дә, хуш исләре аңкып тора, ял итәр өчен келәмле утыргычлар куелган, аяк астында яшел үлән. Мәдинәдә көндезләрен – 20-25, төннәрен 10-12 градус җылы иде. Читтән булса да Хәдичә анабызның (пәйгамбәребезнең хатыны) каберен күрдек. Раббыбыз җәннәт бакчасында яшел келәм өсләрендә ике көн намаз уку мөмкинлеген бирде. Мәчетләр ишегалдындагы кызыл келәмнәрне юып кына торалар. Кояштан саклый торган зонтиклар кичтән ябыла, иртән сәгать 4.00тә ачыла.
Кичтән госел коенып, юл догалары укып, җиде сәгатьлек юлга – Мәккә шәһәренә кузгалдык. Мәдинәне чыккач та яшеллек бетте. Безнең якларда көз көне басуларны тракторлар сөргәннән соң җир өсте ничек түмгәк-түмгәк кала – монда да очсыз-кырыйсыз ком даласында ташлар, ташлар... Алар арасында сарык, дөя, кәҗә, ишәк көтүләре әз-мәз яшеллек чемченеп йөри.
Микат чигендә ихрам халәтенә килеп, (хатын-кызлар – үз киемнәре белән, ир-атлар ике кисәк ак тукыманың берсен – билдән каеш белән бәйләп, икенчесен – иңсәгә куеп) Зөлхәлифәдә ике рәкәгать намаз укыганнан соң, гомрәгә кердем. Ихрамда тыелган эшләр бар: тырнак кисмисең, чәч тарамыйсың, ислемайлар кулланмыйсың, яшеллек өзмисең, зыян салмаса, бөҗәкләрне үтермисең.
Мәккә шәһәренә бару юлында да намазларыбызны укыдык. Мәрхәмәтле мөселман кардәшебез биреп җибәргән ризыклар белән тамак ялгадык. Мәккәгә ястү намазы вакытына гына килеп җитсәк тә, кунакханәгә урнашканнан соң, гамәл-гыйбадәтләребезне кылырга ашыктык. Кәгъбәтулланы җиде тапкыр әйләнеп, тәваф кылдык, намаз укып, зәмзәм суы эчтек. Сафа һәм Мәрвә таулары арасында сәгый кылганнан соң, бүлмәләргә кайтып, ир-атлар чәчен кыскартты, хатын-кызлар бер бармак буыны кадәр чәчен кисте. Аннары, госел алып, ихрамнан чыктык. Аллаһының рәхмәте белән Кәгъбатулланың диварларына кагылдык, кара ташны тотып, Ибраһим галәйһиссәлам басып торган җирдә намаз укыдык, дога кылып, гамәл-гыйбадәтләребезне үтәдек.
Әти-әниләребез өчен дә хаҗ кылу нияте белән кабат ихрам халәтенә кердек. Мәдинә шәһәрендә дә, Мәккәдә дә берәр көн нәфел уразасы тоттык. Мәккәдә 90 кешелек ифтар булды. Казаннан “ДУМ РТ Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та килгән иде. Гомумән, хаҗ сәфәрендә булган һәр көнебезне, минутыбызны гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырыштык. Көн саен тәваф кылдык, Өхүд тавына сәяхәткә бардык. Өхүд сугышы, пәйгамбәребез (с. г. в.) турында күп нәрсәләр белдек.
Кайту юлыбыз да Стамбул аша иде. Әлһәмдүлилләһ, 18 февраль иртәсендә Казанга кайтып җиттек. Раббыбыз хаҗ, гомрә гамәл-гыйбәдәтләребезне кабуллардан кылсын! Гөнаһ, хаталарыбызны кичереп, дөнья вә ахирәт бәхет-сәгадәтләренә ирешергә насыйп итсен!

Рисәлә Әгъзамова.
Сал. Мухан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев