Изге Рамазан мөбарәк булсын!
Бөтен дөнья мөселманнары бик зур вакыйгага – мөбарәк Рамазан аен каршыларга әзерләнә.
Әлеге айда һәр мөселманга ураза тоту тиешледер. Бу хакта Коръәндә болай диелә: “Элекке халыкларга йөкләнгән шикелле, сезгә дә ураза тоту фарыздыр. Бәлки тәкъвалардан булырсыз”.
Бүгенге көнгә хәтле рухи көчен югалтмаган изге Коръән нәкъ Рамазан аенда иңдерелгән. Рамазан аеның соңгы ун төненең берсендә дөньяда яшәүче һәр кешенең бер еллык язмышы билгеләнә. Шуңа күрә ул Кадер кичәсе дип аталган. Бу вакытны дога һәм изге гамәлләр кылып үткәргән кешегә мең айлык, ягъни сиксән еллык әҗер язылыр.
Кешенең тормышын катлауландыра торган һәм дәрәҗәсен төшерә торган иң зур сәбәп – гөнаһтыр. “Рамазан аенда дөрес максат куеп ураза тотучының гөнаһлары гафу ителер”, – диелә хәдистә. Ләкин бу гамәл ризык вә эчемлектән генә тыелып тору дигәнне аңлатмый. Уразаның төп максаты – гөнаһлардан тыелырга өйрәнү. Ошбу айда Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләребезгә әҗер- савапларны дистәләрчә, йөзләрчә мәртәбә арттыра, гөнаһларыбызны гафу итә.
Рамазан аенда безнең күзләребез һәм колакларыбыз да, телебез һәм йөрәгебез дә ураза тота. Ураза тотучының йөрәге тәкәбберлектән, к ө н ч е л е к т ә н , икейөзлелектән, ачудан пакь булыр. Ураза тотучы гайбәт, ялган сүзләр сөйләмәс һәм тыңламас, кешеләр белән тарткалашмас, кешеләрне сүкмәс.
Рамазан уразасы – үзен мөселман дип санаган, балигълык яшенә җиткән, үз акылында булган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәр мөселман өчен мәҗбүри гамәл. Ошбу изге гамәлне үтәүдә зур сабырлык, күндәмлек күрсәтүчеләр генә Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә иткән бүләкләренә өметләнә ала. Раббыбыз Аллаһ әйтә: “Сабыр итүчеләрнең әҗере хисапсыз биреләчәк”. Рамазан аеның һәр көне изге эшләрдә, гыйбадәтләрдә узсын!
Елына бер тапкыр гына килүче әлеге мөбарәк ай башлану алдыннан барчагызны чын күңелдән котлыйсым килә. Эшләрегездә уңышлар, гаиләгездә мәхәббәт, күңел тынычлыгы вә тән сәламәтлеге теләп, дога кыламын. Якыннарыгыз өчен – сөекле, ярдәмчеләрегез өчен – хөрмәтле, җитәкчеләрегез өчен абруйлы булып калыгыз! Сезгә карап йөзләгән кеше үрнәк ала. Аларның өметләрен акларлык дәрәҗәдә миһербанлы булыгыз! Шат күңел, көләч йөз, аек акыл һәрвакыт сезнең билгегез булсын!
Илгиз хәзрәт Сөнгатулла, Мөслим районы имам- мөхтәсибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев