Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның сайлау участоклары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кабул итәргә әзер

Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек кысаларында ТР Үзәк сайлау комиссиясе ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә участокларның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен адаптацияләнгән булуы буенча эш үткәрделәр.

Участоклар аз хәрәкәтләнүче һәм күрү сәләте начар булган сайлаучыларны кабул итү өчен әзерләнгән. Участокларның 92 проценты биналарның беренче катларына урнашкан. Сайлау участокларында инвалид кешеләргә волонтерлар ярдәм итәчәк.

Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәүче урыннарда урнашкан 490 сайлау участогы уңайлы мохит стандартларына тулысынча туры килә. Болар – башлыча Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Бөгелмә һәм республиканың башка эре торак пунктлары. Әлеге участоклар инвалид коляскаларында йөрүче сайлаучылар тавыш бирүе өчен махсус кабиналар белән җиһазланган.

732 сайлау участогы, шул исәптән Казанда – 334, Яр Чаллыда 80 участок сайлау комиссиясе, күрү сәләте начар булган сайлаучыларны кабул итәргә әзер. Анда Брайль шрифты белән эшләнгән сайлау бюллетеньнәрен мөстәкыйль тутыру өчен махсус трафаретлар, кандидатлар турында мәгълүмати материаллар, Брайль шрифты һәм эре шрифт белән язылган “Инвалид булган сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе турында”гы белешмәлекләр кайтарылган.

Хәзерге вакытта Казанда биналарның өченче катында урнашкан бер генә сайлау участогы да калмады. Бүген сайлау участокларының 92 проценты (2541 участок сайлау комиссиясе) – биналарның беренче катында һәм нибары 8 проценты гына (221 участок сайлау комиссиясе) икенче катында урнашкан.

Татарстанның волонтерлык берләшмәләре 500гә якын волонтерны сайлау участокларына инвалид сайлаучыларга булышу өчен җибәрәчәк. Сайлау комиссияләре әгъзалары белән берлектә алар семинар-тренингларда катншатылар. Аларда, тавыш бирү процедурасына кагылган мәсьәләләрдән тыш, инвалидлар белән аралашуның этик яклары да каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев