Июньдә бакчада
Җәйнең беренче аенда бакча зур игътибар сорый. Бу чор – үсемлекләргә су сибү, чүп утау һәм корткычлар белән, авыруларга каршы көрәш вакыты. Әлеге эшләрнең югары уңыш алу нигезе икәнен онытмагыз.
Айның икенче яртысында кара торма утыртыгыз. Һәр ике атна саен томатларыгызны тирес суы белән ашлагыз. Июнь ахырында фитофторадан эшкәртегез.
Киләсе сезонда сусыл яшел кыякларыгыз булсын өчен, күпьеллык суган чәчегез. Бик тирән итмичә генә фасоль утыртыгыз.
Кыярларыгыз тыгыз утырмыймы? Сирәкләгез, аралары 15 сантиметрдан да ким булмасын. Өлгермәгән булсагыз, очларын чеметегез, ян ботаклары артсын.
Июньдә аю чикерткәсе (медведка) активлаша. Капкыннар ясагыз. Ә кырмыскалардан котылу өчен тупланган урыннарына кайнар су коегыз. Төрле корткычлардан үсемлекләрне сабынлы көл төнәтмәсе белән коендырыгыз.
Күбәләк корты (гусеница) шулай ук куркыныч корткыч. Мочевина эремәсе алардан котылырга ярдәм итәр – үсемлекләрне ике атнага бер шуның белән коендырыгыз.
Санитар кисүләргә әле соң түгел. Җиләк-җимеш агач- куакларга санитар кисүләр үткәрергә өлгермәгән булсагыз, моны июньдә башкарырга мөмкин. “Тере” ботаклар инде үстеләр һәм корыган, зәгыйфьләнгәннәрен секатор ярдәмендә кисеп ташларга мөмкин. Туңып зыянлаган агачны прививка урыныннан берникадәр югарырак урыннан кисегез. Ботаклар пәйда булгач, иң көчлесен генә калдырып, башкаларын кисегез. Инфекция эләкмәсен өчен барлык киселгән урыннарны да бакча сумаласы белән сылагыз. Зыян күргән карт агачларны төпләп, яңа үсентеләр утырту хәерлерәк булыр.
Куаклар үрчетер вакыт җитте. Моның өчен яшел ботаклар файдаланыла: көчлерәк ботакны урта өлешеннән җиргә күмеп, тимерчыбык белән туфракка беркетеп куярга кирәк. Ул тамыр җибәргәннән соң, көзен даими урынга күчереп утыртырга мөмкин.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев