Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июль - Мөслимдә туйлар ае

Гаилә... Бәхет... Минем өчен бу сүзләр синонимнар кебек яңгырый. Әти-әни, бер-берен хөрмәт иткән гаилә әгъзалары арасында үскән сабый гына бәхет сүзенең чын мәгънәсенә төшенә ала. Тормыш яме - яшәүдә, яшәү яме - гаиләдә, ди халык. Әлеге төшенчәләрне башкача аңлаучылар булса да, сәламәт һәм имин җәмгыятьнең нигезе - бәхетле гаилә, ди...

Гаилә... Бәхет... Минем өчен бу сүзләр синонимнар кебек яңгырый. Әти-әни, бер-берен хөрмәт иткән гаилә әгъзалары арасында үскән сабый гына бәхет сүзенең чын мәгънәсенә төшенә ала. Тормыш яме - яшәүдә, яшәү яме - гаиләдә, ди халык. Әлеге төшенчәләрне башкача аңлаучылар булса да, сәламәт һәм имин җәмгыятьнең нигезе - бәхетле гаилә, ди психологлар. Кеше яхшы тормышка өйрәнде. Кайчак янәшәбездә йөгереп йөргән сау-сәламәт балаларның, һәрчак терәк булырдай әти-әниебезнең, бәхеттә дә, шактлыкта да синең белән бергә атлаучы тормыш иптәшебезнең алтыңга тиң байлык икәнлеген онытып җибәрәбез. Затлы күлмәк, яңа машина, катлы йорт, күп акча артыннан куабыз. Юкса, булган мал-мөлкәтебезне уртак итеп яшәрдәй якыннарыбыз булмаса, алда әйткәннәрнең кирәге дә калмый. Кияүгә чыгу, өйләнү, бәби алып кайту хыялы белән янып йөргән мөслимлеләрнең күп булуы сөендерә. Узган елның алты аенда җирлегебездә 37 райондашыбызның әнә шундый хыялы тормышка ашкан. Бу елны өйләнешүчеләр күбрәк, ди район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре. - Ел башыннан Мөслимдә 46 пар никахларын рәсмиләштерде. Июль аенда 27 гариза кабул ителгән. Узган атнада гына 8 язылышу тантанасы үткәрдек. Ел башыннан Мөслимдә 81 гаилә бәби туйларын уздырды, - ди бүлек җитәкчесе Диләрә Шакирова. Гомумән, узган атна бөтен җир шары өчен туйларга бай булгандыр. Күпләр өч җиде саны кергән дата - 7.07.2017 көнен символик мәгънәгә ия, дип уйлый. Гаилә тормышына аяк басучы яшьләр үзенчәлекле көнне нигез салынган гаилә бәхетле булачак, дип юрады. Азнакайда - 3, Актанышта - 12, Әлмәттә - 21, Мөслимдә 7 пар "бәхетле" көндә гаилә корган. Әмәкәй авылы яшьләре Илсөяр һәм Илдар Шәриповлар да (рәсемдә) 2017 елның 7 июлендә мәхәббәтләрен законлаштырды. Бу көн кояш нурларында күзне чагылдыручы алтын балдаклар, кулындагы чәчәк бәйләменнән дә гүзәлрәк кәләш, кыю булса да, яңа тормыш баскычына атлар алдыннан борчылучы кияү, балалары өчен ихлас сөенеп, яшерен генә күзендәге яшен сөртеп утыручы әти-әниләр белән истә каладыр. Шәриповлар туеның шаһиты булган 2 из 2 Зөлфия Сираева да бу көн яшьләрнең күңелендә гомерлек саклансын, дип теләде. - "Бәхетле" көнне гаилә корулары очраклы булмасын. Яшьләргә сәламәт бәбиләр алып кайтуларын, бер-берен хөрмәт итеп яшәүләрен телибез. Гаиләнең имин булачагын 7 санына гына сылтап калдыру дөрес тә түгелдер. Бары да ир белән хатынның үзеннән тора, - дип, бу хакта үз фикерен җиткерде ул. - 7 - минең иң яраткан сан. Ул, хактан да, бәхет көченә ия. Бу көнне кызыл туйларын гөрләткән барлык яшьләргә дә бәхетле тигез гомер телим, - ди, Тамьян авылы кызы Диананы үзенең гомерлек юлдашы итеп сайлаган Мөслим егете Динар Булатов. Никахлашу тантанасы һәркемнең күңелен тетрәндерә. Мөслимдә ул, гадәттә, "Мизгел" яшьләр үзәге залында уза. Закон таләп иткәнчә гаилә тормышын башларга ярдәм итүче район ГХАТ бүлеге кызлары тантананы истә калырлык итәр өчен бар көчен куя. Бүлек җитәкчесе Диләрә Шакирова шушы көннәрдә генә никахлашу тантанасын республикада иң яхшы алып баручы исеменә лаек булды. - Эшемне чын күңелдән башкарам. Яшьләргә ихластан бәхет теләп, "сез хәзер законлы ир белән хатын" дигән сүзләрне дә бисмилланы әйтеп яңгыратам. Гаилә тормышын туйлар гөрләтеп уздыру мәҗбүри түгел. Тыныч кына язылышып, бәхетле гомер итүчеләр шактый. Гаиләдәге тынычлык сере - кәләш белән кияүнең көн дә әле кичә генә өйләнешкән кебек мәхәбәттә яшәүләрендә, - дип уртаклашты Диләрә. Кызыл туйлар искиткеч матур уза. Борыңгы гореф-гадәтләр дә, заманча туй үткәрү тәртипләре дә игътибар үзәгендә. (Шәп итеп туй гөрләтү өчен күпме акча сарыф ителгәнен әти-әниләр, яшьләр үзләре генә белә!) Гомерләре дә шулай гөрләп, җырлап-биеп узсын, дип телисе кала. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Бәхетле, тигез гаиләдә үскән сабыйның хыялы да - парлы гомер булыр. Алеся Латыйпова. Автор фоторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев