Юл-транспорт һәлакәте
Райондашыбызга беренче ярдәм күрсәтелгән.
24 ноябрь көнне Мөслим-Катмыш юлында юл-транспорт һәлакәте булды.
- Юлдагы бозлавык сәбәпле, “Нива” белән 10нчы модельле "Жигули" бәрелешә. “Нива” машинасы руле артындагы 1950 нче елгы ир-ат Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә барганда җан бирә. “Жигули” шоферы – 1996 елгы Мөслим егете. Райондашыбызга беренче ярдәм күрсәтелгән. Бүгенге көндә авариянең сәбәпләре ачыклана, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Фото - районның ДАИ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев