Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитештерү күләме арта

Бу атнада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Район икътисадының нигезен тәшкил итүче авыл хуҗалыгы тарма­гында эшләр торышы турында рай­он башлыгы Рамил Муллин белән сөйләштек.

- Рамил Хәмзович, игенчелек про­дуктлары җитештерүдә тулы бер цикл тәмамланырга тора. Быелгы сезон нин­ди күрсәткечләр белән билгеләнә?

Игенчелек өчен һава шартлары бик уңай килде, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сезонны югары күрсәткечләр белән тәмамлый. Быел бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар 47 мең 163 гек­тар мәйданда игелде. Җитештерелгән ашлыкның тулай җыемы 155 мең тоннага җитте. Узган ел бөртеклеләрнең мәйданы артыграк булуга карамастан, тулай җыем 19 мең тоннага кимрәк булган иде. Район буенча һәр гектардан уртача 32,5 центнер уңыш җыеп алынды. “Намус”, “Туган як” агрофирмаларында, “Әюпов”, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыкларында гек­тар биреме 33-35 центнер тәшкил итте.

 

Уңышка ныклы нигез салу, агрочаралар­ны технологик срокларда югары сыйфат белән башкару бәрабәренә гектар бире­ме күпкә артты. Соңгы елларда чәчүлек орлыкның сыйфатына зур әһәмият бирелә. Бигрәк тә “Август-Мөслим”, “Туган як”, “Намус” агрофирмаларында, “Исламов”, “Әюпов”, “Авзалов” хуҗалыкларында юга­ры репродукцияле орлык сатып алуга фи­нанс средстволарын кызганмыйлар. Ел уңышы астына кертелгән минераль аш­лама күләме дә арта бара. Быел ул тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 72 кг күләмендә кертелде. “Август-Мөслим”дә бу күрсәткеч - 106, “Намус”та - 87,7, “Ту­ган як”та 81,9 кг тәшкил итте. Урып-җыю чорында югалтуларга юл куймас өчен ал­дынгы технологияләр кулланыла. Әйтик, “Август-Мөслим” агрофирмасында һәм “Исламов” хуҗалыгында комбайннар эшенә тоткарлык тудырмас өчен ашлык­ны дымлы килеш җиңсәләргә салып бар­дылар. Бу яңалыкны республикада безнең районда инде икенче ел кулланалар.

Бүген 15 мең гектардан артык мәйданда үстерелгән техник культуралар уңышын җыю бара. Аның 6 мең 388 гек­тары - бөртек өчен үстерелгән көнбагыш. Аның яртысына якыны җыеп алынды инде. Әлегә гектар биреме 20 центнер тәшкил итә.

Районның авыл хуҗалыгы тармагы­на моңа кадәр күрелмәгән инвестицияләр кертелә. Бу өлкәдәге вәзгыятькә дә тукта­лу урынлы булыр.

Гомумән, соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагына зур күләмдә инвестицияләр са­лына. Соңгы 9 айда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан кертелгән инвестицияләр күләме район буенча 3 млрд сумнан артып китте. Аның яртысы “Август- Мөслим” агрофирмасына туры килә. “Август- Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе - 225 млн, “Туган як” агрофирмасы - 148, “Ис­ламов” фермер хуҗалыгы - 71, “Әюпов” фер­мер хуҗалыгы 25 млн сум инвестиция җәлеп итте. “Август-Мөслим” агрофирмасына быел да иң зур күләмдә - 1 млрд 528 млн сум ин­вестиция кертелде. Бу - авыл хуҗалыгы про­дуктлары җитештерүне модернизацияләү, заманча техника, ашлама, үсемлекләрне саклау чаралары, чәчүлек орлык сатып алу өчен киткән чыгымнар. Быел агрофирма зур егәрлекле биш трактор, кече егәрлекле дүрт “Джон Дир”, ике МТЗ-1221 тракторы, өч чәчү комплексы, өч җир эшкәртү агрегаты, агулау машинасы, алты “Лилиани” бункер- төягече, үзйөрешле алты сиптергеч, унөч комбайн алды. Район буенча 204 гектарга техник энергия белэн тәэмин ителеш 196 ат көченнән артык.

“Август-Мөслим” агрофирмасында 2400 баш савым сыерына исәпләнгән роботлаштырылган сөт комплексы төзү бара. Беренче этапта комплекс төзелеше 1200 баш савым сыерына исәпләнгән. Планлаштырылган инвестицияләр күләме 1 млрд 200 млн сум тәшкил итәчәк. Октябрь айларында голштин- фриз токымлы 500 баш буаз тана кайта­ру планлаштырыла, калган 700 баш тана ел ахырына кадәр кайтыр дип план- лаштырыла.

Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм хәзерләүдә крестьян- фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермаларының тоткан роле нинди?

Районда 70 крестьян-фермер хуҗалыгы, шул исәптән 59 гаилә ферма­сы эшли. Аларның 23е - үсемлекчелек һәм сөт җитештерү белән, 27се кош­чылык белән шөгыльләнә. Мөгезле эре терлек симертүче - 6, бөртекле культуралар җитештерүче 3 фермер хуҗалыгы теркәлгән. Сарыкчылык, яшелчәчелеккә өстенлек бирүчеләр дә бар. Фермерлар дәүләт программала­рында актив катнаша. “Яңа эш башла­учы фермерларга ярдәм” программа­сы нигезендә 2020 елда дүрт районда­шыбыз гомуми суммасы 17 млн сум­лык дәүләт ярдәме алды. Соңгы елларда гаилә фермалары һәм яңа эш башлаучы фермерлар программалары буенча бар­лыгы 97 млн 346 мең сум грант алынды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга респу­блика ярдәме программасы нигезендә 1 мини ферма төзелә. Район фермерлар тарафыннан алынган грантлар буенча республикада - уникенче урында.

Сөт юнәлеше буенча эшләүче кре- стьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Руслан Кәлимуллин узган ел 7 млн 207 мең сумлык грант откан иде. Фермер әлеге акчага 60 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек фермасы төзеде, 2 млн сум­лык җиһаз кайтарды, 800 мең сум­га таналар сатып алды. Кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 15 млн сум тәшкил итте.

Ит җитештерүдә кошчы- фермерларның тырышлыгы зур дип беләбез.

Әйе, ит җитештерүдә кошчы­лык тармагы зур урын алып тора. Кош ите җитештерү буенча республикада җиденче урында торабыз. 2013 елда районда нибары 9 кошчы-фермер теркәлгән булса, хәзерге вакытта 30 кош үрчетү мәйданчыгы эшли. Якын арада тагын 2 мәйданчыкта эш башлау планлаштырыла. Һәр мәйданчыкта ел саен 3 млн сумнан 50 млн сумга кадәр инвестицияләр кертелә. Ярты елда гына да кошчы-фермерлар тарафыннан 900 мең тавык, 370 мең бройлер, 30 мең каз бәбкәсе, 9 млн эмбрион сатылды. Рай­он буенча җитештерелгән 4580 тон­на итнең 83 проценты кош итенә туры килә.

Җаваплылыгы чикләнгән “Чайка” җәмгыятендә соңгы дүрт елда 9 юга­ры технологияле торак һәм инкуба­тор файдалануга тапшырылды, техни­ка базасы яңартылды. Бүгенге көндә “Чайка” фермер хуҗалыгы тулаем районны һәм өлешчә республикада, күрше регионнарда кошчылык белән шөгыльләнүчеләрне чеби белән тәэмин итә. Моңа кадәр “Чайка” хуҗалыгы ба­лаларга гриппка каршы вакцина ясау өчен үзендә җитештерелгән эмбрион­нарны Рязань шәһәренә илтсә, хәзерге вакытта өстәмә 8 миллион эмбрионны Уфа шәһәрендәге фармацевтика үзәгенә илтә башлады.

Рафаэль Гыймаев крестьян-фер- мер хуҗалыгы Михайловка авылын­да сезонына 360 мең бройлер чебиенә исәпләнгән 5 ферманы, инкубатор стан­циясен төзекләндерүне тәмамлады, бүген фермага һәм инкубаторга яңа тех­нологик жиһаз-җайланмалар урнаш­тыру бара. Инвестицияләр күләме 181 млн 500 мең сум тәшкил итте. Әлеге фермер хуҗалыгы сәгатенә 1,5 мең баш кош-корт чалып, сменасына 15 тоннага кадәр ит җитештерү куәте бул­ган цех төзи башлады. Предприятиедә үстерелгән һәм башка кошчылык фер­маларыннан китерелгән кошлар әлеге сугым цехы аша узачак. Әлеге цехны ел ахырында эшләтеп җибәрергә планлаш­тыралар. Тулы ябык цикл булдыру исәбе белән инкубатор станциясе дә төзелде.

Гомумән, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен әнә шундый матур күрсәткечләр белән кар­шылый. Илебезнең азык-төлек муллы­гын тәэмин итү өчен тырышучы уңган механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим!

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев