Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Истәлекле очрашу

Татар халкында “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” – дигән әйтем бар. Ә бит уйлап карасаң, чыннан да шулай. Чөнки, үткәнебезне онытсак, киләчәгебезне күз алларга авыр булачак.

Бары тик үткәннәребезне барлап, аларны өйрәнеп, бүгенге һәм киләчәк буынга тапшыра алганда гына тормышыбыз дәвамлы була аладыр. Быел республикабызда һәм ил күләмендә дә нәкъ менә үткәннәребезне барлау елы буларак узачак.

Яшем әле әллә ни олы булмаса да, мин дә бүген моннан 20-30 ел элек булган чорларның кайбер өлешләрен бик сагынып искә алам. Колхоз-совхозларның гөрләп эшләп торган чагы, авыл яшьләренең активлыгы, колхоз җыелышлары, комсомол-партия укулары һәм башкалар. Саный китсәң бик күп булган икән алар. Баланлы авыл җирлегендә урнашкан Шуганка авылы клубында шул чорларны чагылдырган бик тә эчтәлекле чара узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев