Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәнсеф авыл җирлеге - җиңүче!

Авыл җирлекләре арасында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче ХХV кышкы спартакиада уеннарының финал ярышлары узды. Зоналарда җиңү яулаган дүрт авыл җирлеге командасы 12 төр бәйгедә көч сынашты.

Нәтиҗәдә Исәсеф авыл җирлеге беренче урынны яулады һәм кубокка лаек булды. Икенче урында - Тойгелде авыл җирлеге, өченче урында - Түбән Табын авыл җирлеге. Яңа Усы спортчылары дүртенче урында калды. Җиңүче командаларга 8-12 мең сумлык сертификатлар һәм медальләр тапшырылды.

Шимбә-якшәмбе көннәрендә оешма-предприятиеләр спартакиада кысаларында шахмат-шашка, кул көрәше, бадминтон буенча көч сынашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча район эчке эшләр бүлеге командасы лидерлык итә. Мөслим урта мәктәбе һәм лицей спортчылары - икенче, район Советы һәм башкарма комитет командасы өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев