Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәннәрне кадерлик!

Иске Карамалы авылында әфган сугышы ветераннары яшәгән йортларга элмә такталар куелды.

Мөслим районыннан 128 ир-егет Әфганстан республикасында интернациональ бурычын үтәде. Иске Карамалы авыл җирлегеннән сигез егет, әфган сугышының авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәреп, туган авылларына исән-имин кайттылар. Кызганыч, бүгенгә инде алар арасыннан бакыйлыкка күчүчеләр дә бар. 
Локаль сугышлар ветераннарының район иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән әфган сугышы ветераннары яшәгән йортларга элмә такталар куела. 11 февраль көнне Иске Карамалы авылында интернационалист сугышчылар – бертуганнар Илдар һәм Айдар Гәрәевләр, Гөлүс Тимеркәев яшәгән йортларга да элмә такталары урнаштырылды. Әфганчылар исән чакта куелган бу элмә такталар – ветераннарны хөрмәтләү, авылдашларының алар белән горурлану билгесе. Чараның совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулган көннәрдә үтүе символик мәгънәгә ия. Иптәшләрен хөрмәтләп Тукай, Минзәлә, Азнакай, Актаныш, Сарман, Бөгелмә һәм башка районнардан, Яр Чаллы шәһәрендә  яшәүче әфганчылар да килгән иде. 
Глүзә һәм Әбүзәр Гәрәевләрнең ике улына – Илдар һәм Айдарга Әфганстанда хезмәт итәргә туры килә. Илдар хезмәтен Германиядә башлый. 16 ай артиллерия полкында машина йөртүче була. Инде кайту көннәрен саный башларга торганда аларны Әфганстанга күчерәләр. Ата-ана, туганнары Илдар өчен ут йотып яши башлый. 1978нче елның 9 октябрендә хәрби хезмәткә киткән Илдар туган йортына 1981нче елның 4 гыйнварында кайта. Берничә көннән колхозда шофер булып эшли башлый. Склад мөдире, машиналарга ягулык-майлау материаллары салучы, инженер-механик вазыйфалары да йөкләнә аңа. Гаилә кора. Тормыш иптәше Миләүшә белән ике ул үстереп, бүген инде дүрт оныклары бар. Миләүшә һәм Илдар Гәрәевләрдә үксез балалар да гаилә җылысы тапты. Илдарның энеләре Илһам белән Илфак Германиядә хезмәт итә. Ә менә төпчек энесе Айдарга олы абыйсы кебек әфган утында кайнарга туры килә. Сыйныфлары белән колхозда эшкә кала алар урта мәктәпне тәмамлагач. Айдар шоферлар курсларын тәмамлап, эшли башлый. 1987 елның язында армия сафларына алына. Үзбәкстанда Термез шәһәрендә чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итә, аннан соң Әфганстанга күчерелә. Хәвефле юллар, борчулы еллар артта кала. 1989 елның маенда егет туган авылына кайта һәм күп тә үтми колхозда шофер булып эшли башлый. Бүгенге көндә “Агромастер” компаниясендә хезмәт куя. Хатыны Дилбәр белән ике малайга тормыш бүләк итәләр. 
Гөлүс Тимеркәев – Айдар Гәрәев белән сыйныфташлар. Тормыш юллары да охшаш. Шулай ук шоферлыкка укый, Айдар белән бергә армиягә китә, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Әфганстанда интернациональ бурычын үти. Армиядән соң “Алга ПМК-13” оешмасында шофер булып эшли. Авылдашы Гөлнур белән ике кыз үстерәләр. 2007 елдан Гөлүс Яр Чаллыдагы “Камдорстрой” оешмасында эшли. Буш вакытларында авылдагы фермада хезмәт куя. 
Район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов чараны һәркемнең күңеленә үтәрдәй сүзләр белән алып барды. Митингка килгән укучылар, авылдашлары, кунаклар гади авыл егетләренең данлы үткәне турында тын калып тыңлады. Район хакимияте әфганчы ир-егетләрнең бүгенге таянычы булган хатыннарына матур чәчәк букетлары тапшырды. 
Локаль сугышлар ветераннарының район иҗтимагый оешмасы рәисе Данил Госманов егетләрнең бүген дә актив тормыш белән яшәүләрен билгеләп үтте, дуслары хөрмәтенә Әфганстанда үткән яшьлек еллары турында җыр башкарды. 
Иске Карамалы авыл җирлегендәге өч гаиләдән икешәр егет Әфганстанда хезмәт иткән. Уллары утлы юлларда йөргән елларда аларның әти-әниләре нәрсәләр кичергәне турында авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов сөйләде. 
– Ике абыем да армиягә бер үк вакытта китте. Икесе дә Әфганстанда хезмәт итте. Әнием: “Шул елларда күзлек кия башладым, чәчләрем шул вакытта агарды”, – диде. Бүгенге көндә авыл җирлегендә исән Бөек Ватан сугышы ветераннары инде юк. Әфганчы ветераннарыбызны исән чакларында хөрмәтлик, – диде ул.  
Илдар Гәрәевнең служагы Сарман районы Җәлил бистәсеннән килгән Хәлил Миргалимов та хатирәләре белән уртаклашты. 
– Хәлил янына бөтен татар-башкорт егетләре җыела идек, – дип җөпләде дустын Илдар. 
Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Айбулат Якупов Рушат Солтановка оешманың Рәхмәт хатын тапшырды. Илдар Гәрәев ТР Министрлар кабинеты каршындагы Әфганстан Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча координацион советның Рәхмәтенә лаек булды. 
Тантаналы митингтан соң чарада катнашучылар өч әфганчының йортларында урнаштырылган элмә такталарны ачтылар, истәлеккә фотога төштеләр. Аннан соң Миләүшә һәм Илдар Гәрәевләр кунакларны өйләренә чәйгә дәштеләр. Хөрмәтләүләр, хатирәләр белән уртаклашу әле озак дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев