Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Карамалыда мунча янган

Ел башыннан җирлегебездә 6 янгын очрагы теркәлде. Соңгысы 6 май көнне Иске Карамалы авылында булды.

       Төштән соң шәхси хуҗалыкның мунчасына ут каба. Хуҗаларның ут белән саксыз эш итүе аркасында мунчага шактый зур зыян килгән. “Соңгы көннәрдә коры үлән яндыру очраклары да ешайды. Ел да шушы вакытта җир хуҗалары, яңа үләннең үсешен яхшыртабыз, туфрак көл белән ашлана дип, коры үләнне яндыра башлыйлар. Басу-кырларда коры үлән яндыру зур янгыннар китереп чыгарырга да мөмкин. Үлән яндыру катгый тыела. Әлеге законны үтәмәүче райондашларыбыз җаваплылыкка тартылды", – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев