Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ишекләрен ябаргамы?

Бу сорау бакчасында теплица булган һәркемне борчыйдыр. 

Теплицаның ишекләрен кышкылыкка ачык калдырыргамы, әллә яхшылап ябып куяргамы? 
Зыян салучы корткычлар үлеп бетсен дисәгез, көзге салкыннарда теплицаның ишеген һәм форточкаларын ачык тотыгыз. Алай эшләгәндә поликарбонатка боз катмас, кышын кар да ятмас.
Тәҗрибәле бакчачылар кар яуганчы теплицаның ишекләрен ябып, бикләп куярга киңәш итә. Беренчедән, ачык ишекләр конструкцияне нык какшата, калын кар катламы астында аның каркасы деформацияләнә. Моннан тыш, көчле җил ишекләрен ватарга һәм поликарбонатка зыян китерергә, куптарып ташларга да мөмкин.
Кыш көне теплицада конденсат булмасын һәм туфрак туңсын өчен форточканы ачык калдыру да җитә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев