Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ишегаллары төзекләнә

Күпфатирлы йорт ишегалларында ремонт “Безнең ишегалды” программасы кысаларында бара.

Бүгенге көндә Мөслимнең Кооператив урамындагы 156-166, 158а йортлары, Яшьләр урамындагы 3/1 йорт ишегалдында ремонт бара. “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында юллар һәм тротуарлар салына, яктырткычлар куела. Ремонт эшләрен Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” төзелеш җәмгыяте алып бара.
– Биредә ремонт эшләре Авзалов урамындагы 1б йорты ишегалды белән параллель башланды. Эшнең күләме дә, кулланылышка тапшыру вакыты да финансларга бәйле. Ишегалдында утыргычлар һәм урналар урнаштыру, МАФлар (кече архитектура формалары: кер киптерү җайланмалары, келәм кагу урыннары һ.б.), яктырткычлар кую планлаштырыла. Биредәге уен мәйданчыгының нигезен яңадан эшләү күздә тотыла. Моңа кадәр мәйданчык территориясендә гравий-ком катнашмасы җәелгән иде. Балалар мәйданчыгы ком өслекле булырга тиеш, таләпләре шундый. Финанс средстволары җитсә, йортлар территориясен өлешчә яшелләндерү дә күздә тотыла, – ди инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев.
Күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү буенча халык фикере дә исәпкә алына. “Безнең ишегалды” программасына кертелгән ишегаллары буенча фикер алышу апрель-май айларында dvor.tatar (16+) сайтында үтте.
– Тәкъдимеңне программаның кайнар линия номерына да җиткерергә була. Халык фикере исәпкә алынуын белгәч, шалтыратып, ишегалдын яктырту мәсьәләсе белән кызыксындык. Бер үк үтенеч белән мөрәҗәгатьләр күп булганда программага үзгәрешләр кертелә икән. Яшәгән җиребез бик матур. Элек Кооператив урамындагы йортларны ”чүплек башы” дип кенә йөртәләр иде. Хәзер менә әйтеп карасыннар! Балаларга уен мәйданчыгы, таганнар, таучыклар бар. Сабыйларның чыр-чу килеп уйнавын тамаша кылырга без – өлкәннәр өчен уңайлы утыргычлар куелды. Хәзер менә асфальт начар түшәлгән урыннарны яңадан эшләргә керештеләр, – ди Кооператив урамында гомер итүче Сания Рәхимуллина.
Күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү программасына эләгү – зур куаныч. Районыбыз беренче мәртәбә, пилот проекты буларак, “Безнең ишегалды” программасында 2018 елда катнашты. Ул елны Кооператив урамындагы күпфатирлы 227, 229, 237, 239 йортлар ишегалды ремонтланды. Халык үзгәрешләрдән канәгать. Киләсе елларда да әлеге программа уңышлы дәвам ит

Лилия Шәймиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев