Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек хәлдә рульдә йөрсәң

Мөслим районы кешесе кабат исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән. Район прокуратурасы 40 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты, ягъни ул юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен элек административ штрафка инде тартылган булган.

2019нчы елның 23 июлендә әлеге зат исерек көе мотоцикл йөрткәндә тоткарлана. Документлар тикшергәндә аның элек тә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган булуы ачыклана. Бу юлы да ул үз гаебен таныды. Суд аңа 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде һәм 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Карар законлы көченә керде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев