Исерек хәлдә руль артына утырган 5 райондашыбыз тоткарланган
Ел башыннан 75 исерек шофер туктатылган булган.
“Руль артында исерек хәлдә йөрүчеләр кимеми, атна саен арта бара”, – дип хәбәр итәләр ДАИ хезмәткәрләре. Сентябрьнең 7 көнендә алкогольле эчемлекләр кулланып, машина руле артына утырган 5 райондашыбыз тоткарланган. Шуларның икесе – кабаттан эләгүчеләр. Ел башыннан 75 исерек шофер туктатылган булган. Правасыз килеш кабаттан руль артында тоткарланучыларга саллы штраф салына. Андыйларга 15 тәүлеккә кадәр сак астына алыну яисә 30 мең сум күләмендә штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев