Иртәгә Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә
Татарстан синоптиклары һава торышының бозылуы турында кисәтү таратты.
Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 26 июльдә көндезге сәгатьләрдә Татарстанда урыны белән яшен булу ихтимал. Яшен вакытында көнбатыштан искән җилнең секундына 15-18 метр тизлеккә җитеп көчәю мөмкинлеге фараз кылына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев