Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирнең кадере бар

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җир участокларын һәм муниципаль милекне нәтиҗәле файдалануга контрольне тәэмин итә.

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының төп эшчәнлеге җир участокларын һәм муниципаль милекне реализацияләүдән кергән керемнәр хисабына бюджетны тулыландыруны тәэмин итүгә, файдаланылмаган җир участокларын әйләнешкә кертүгә, җир участокларын һәм муниципаль милекне нәтиҗәле файдалануга контрольне тәэмин итүгә, җирләрне рөхсәтсез алу куркынычын киметүгә юнәлтелгән. Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Гөлнара Гайсина белән агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре хакында сөйләштек.
– Гөлнара Рамилевна, муниципаль милекне, җир участокларын реализацияләү ничек башкарыла?
– Муниципаль милекне, шулай ук гамәлдәге законда каралган очракта җир участокларын реализацияләү бары тик торглар үткәрү юлы белән генә башкарыла. Әлеге торгларны район Башкарма комитеты күрсәтмәсе нигезендә төзелгән комиссия оештыра һәм үткәрә. Һәр аукционга яисә конкурска комиссия составы аерым формалаштырыла. Бу коррупция рискына юл калдырмый. Торг материаллары torgi.gov.ru рәсми сайтында һәм “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасында төгәл законда каралган срокларда урнаштырыла. 
Милек бары тик электрон мәйданчыклар аша гына реализацияләнә. Мөслим районы sale.zakaz.rf-дан файдалана. 
– Җир участокларын арендага алырга теләүчеләр белдерүләр белән кайдан таныша ала? 
– Җир участокларын төзелеш белән бәйле булмаган максатларда арендага бирү гамәлдәге законнар нигезендә башкарыла. Җир участокларын арендага бирү турындагы белдерүләр “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасында, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре порталында һәм https://torgi.gov.ru сайтында басыла. 
– Гөлнара Рамилевна, сер булмаса, район бюджетына кагылышлы саннар белән дә таныштырсагыз иде. 
– Агымдагы елның беренче яртыеллыгында муниципаль милекне һәм җир участокларын файдаланудан һәм реализацияләүдән (ә бу салым булмаган структураларга керә һәм аның администраторы – районның “Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы” муниципаль-казна учреждениесе) районның консолидацияләнгән бюджетына, ягъни территориядәге бөтен дәрәҗәдәге бюджетлар җыелмасына 11828732 сум 00 тиен керде. Шулай итеп, агымдагы елның беренче яртыеллыгында муниципаль милекне һәм җир ресурсларын файдалану һәм реализацияләүдән салым булмаган керемнәр буенча бюджет керемнәренең гомуми күләменнән 146029,00 сум – муниципаль милек арендасыннан; 932647,39 сум – җир участокларын арендага бирүдән; 6598000,00 сум – җир участокларын реализацияләүдән кергән керем. Шуның белән бергә 185,76 квадрат метр күчемсез милек арендага бирелде, муниципаль милекне арендага бирүдән муниципаль бюджетка, күрсәтеп үтелгәнчә, 146029,00 сум керде. 
2021нче елның 1 июленә муниципаль реестрда 17 мең гектардан артык мәйданда җир участокларын арендалау буенча 861 килешү исәпкә алынды. Шулардан 565 килешү – торак пунктларның җир участоклары буенча, 235 килешү – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр буенча һәм 35 килешү – сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр арендасы өчен. Җир участокларын арендага бирүдән бюджетка 932647,39 сум керде, шуның 276638,36 сумы – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр арендасы, 388031,53 сум – торак пунктлар җирләре, 267977,00 сумы – сәнәгать җирләре арендасы өчен.
Быел беренче яртыеллыкта 887 гектар җир участоклары реализацияләнде, шуларның 1,9 гектары – бина, корылма милекчеләренә; 886 гектары базар бәясеннән аренда килешүен төзегәннән соң җирне өч һәм аннан күбрәк ел арендалаучыларга реализацияләнде. Күрсәтелгәнчә, агымдагы елның 1 июленә җир учатокларын сатудан 6598000 сум керем керде.
– Буш торучы күчемсез милек белән эш ничек оештырылган? 
– Буш торган күчемсез милекне инвентарьлаштыру эше дәвам итте. Әлеге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү буенча чаралар күрелә. Бу максаттан эшмәкәрлек һәм крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге алып бару өчен җир участоклары сорап язылган гаризаларны карау буенча эш төркеме төзелде. Аның утырышлары ике атнага бер тапкыр үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев