Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын

Хәмер кулланып машина белән идарә итү беркайчан да юньлегә илтми. Моны соңлап булса да Илшат та аңлады...

“Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың...” Беренче хатыны Рәсиләнең әлеге сүзләре Илшатның күңелендә гомергә сакланып калыр инде. Хәер, әлеге гыйбарәнең хаклыгына ул күптән инанды, кабул итә генә алмады.
– Хөснимәрданов Илшат Нәфыйк улы РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе нигезендә гаепле дип табылды. Аңа җәза рәвешендә ике елга кадәр автотранспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм мәҗбүри эш карала.
Хөкемдарның авыр чүкече әллә өстәлгә, әллә йөрәкнең үзенә үк төште. Илшат бетмәс-төкәнмәс уйлар өермәсенә чумды. Әйе, аның исерек килеш руль артына утыруы беренче мәртәбә генә түгел иде бит...
– Алкогольле эчемлекләр кулланып, руль артына утыручылар башкаларны да куркыныч астына куя. Мин Хөснимәрдановка карата каты җәза билгеләнүен сорар идем.
Дәүләт гаепләүчесенең гозере, суд залының диварларына бәрелеп, кабат-кабат Илшатның болай да яралы күңелен үчекләде. Болай яшәргә тиеш идеме соң ул?! 
...Бәхетенәме, әллә бәхетсезлегенәме, өч ел элек ул Ләйлә исемле кыз белән танышты. Йөзгә чибәр, телгә үткен кыз аны үзенә каратты. Ләйләнең баласы барлыгына да, әти-әнисенең риза-бәхил булмавына да игътибар итмәстән, Илшат үзеннән җиде яшькә зур хатын-кыз белән гаилә корды. Түшәк-ятакта да чая хатын хуҗалык эшләрендә генә “аксый” иде. Ашарга пешерү, өй җыештыру кебек эшләргә ваемсыз Ләйлә бәйрәмнәрне бөтен мәшәкатьләрдән өстен күрде. Илшатның руль артына беренче мәртәбә исерек килеш утыруы да хатыны аркасында булды бит! Сөеклесенең туган көненә җыелган дусларны сыйлыйм дип, Илшат кибеткә юл тотты. Ул вакытта Мөслим урамнарында Казан шәһәреннән килгән автоинспекция хезмәткәрләре эшләгәнен белмәде шул Илшат! Өеннән 50 метр ераклыктагы кибеткә машина белән бармаган булыр иде, югыйсә...
– Иптәш Хөснимәрданов, сез үз гаебегезне таныйсызмы?
Суд залында яңгыраган әлеге сүзләрнең үзенә адреслануын да аңламыйча, Илшат күз яшьләренә буылды. 
...Хатыны белән сүз көрәштерергә теләмичә, салмыш килеш руль артына утырган Илшат ДАИ хезмәткәрләренә эләкте. Таксист булып эшләүче иргә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, ай-һай, авыр булды! Гаиләсен тәэмин итү өчен ул ялланып эшли башлады. Түбә япты, өй тышлады, су кертте... Шулай бервакыт, эшләрен төгәлләп, шактый гына акча алгач, алар хуҗа белән бу эшне “билгеләп” үтәргә булдылар. Шактый гына хәмер эчелде. Кәеф күтәренке! Хатыны Ләйләнең: “Мин эштә соңарам. Баланы бакчадан барып ал!” – дигән смс-хәбәреннән соң Илшат кабат руль артына утырды. “Матурым, мин бераз салган идем”, – диюенә каршы Ләйлә: “Үз балаң булса, барып алыр идең!” – дип җаваплады.
Ир кызы Ләйсәнне бакчадан алды, машинага утыртты... Калганын хәтерләми. Үзләренең өе тирәсендә аны автоинспекторлар туктатты...
– Исерек килеш транспорт белән идарә иткәне өчен Хөснимәрдановка 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләргә һәм ике елга кадәр автотранспорт белән идарә итүдән мәхрүм итәргә. 
Булачак тормыш иптәше белән күрешкәнче хәмернең нәрсә икәнен дә белмәгән ир-егетнең күзләрендә үкенү чагыла иде.
(Исемнәр үзгәртелде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев