Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирекле булу – зур бәхет

Тормыш еш кына кешеләргә көтелмәгән сюрпризлар әзерли.

Уйланылмаган адым яисә бер саксыз хәрәкәт закон­га буйсынучы гражданиннан җинаятьче ясарга мөмкин. Рос­сия Федерациясе суд система­сы җәза билгеләгәндә кылынган җинаятьнең авырлыгын исәпкә ала һәм шартлы хөкем итү, төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр, ирекне чикләү, җәза үтүне кичектерү ке­бек иректән мәхрүм итмичә генә җәза бирү ысулларын сайлый.

Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенә йорт аресты, бил­геле гамәлләрне тыю, залог рәвешендәге чикләү чараларын баш­кару йөкләнгән. Шул ук вакытта дәүләт хөкем ителгәннәргә иректә ка­лып төзәлүләрен исбатларга һәм хәтта хөкем ителүне вакытыннан алда алыр­га мөмкинлек бирә. Россия Федераци­ясе законнары елдан-ел зур булма­ган һәм уртача авырлыктагы җинаять өчен хөкем ителгәннәргә карата либеральләштерү ягына үзгәрә.

Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең эшчәнлеге һәр хөкем ителүчегә индивидуаль якын килеп тәрбияләү, җәмгыятьтә тулы канлы тор­мыш алып баруга ориентирлар бирүдән, аны җинаятькә нәрсә этәрүен белүдән гыйбарәт. Хөкем ителүчеләрнең төзәлүе буенча эшнең нәтиҗәлелеге күп фак­торларга бәйле. Әмма иң мөһиме – хезмәткәрләрнең һөнәри осталы­гы, хөкем ителгәннәргә законга буй­сынучан гражданнар булу өчен чын күңелдән ярдәм күрсәтү теләге.

– Кызганычка каршы, хөкем ителгәннәр дәүләт тарафыннан бирелгән мөмкинлекләрне тулысын­ча бәяләми һәм алардан файдалан­мый. Мәсәлән, 2020нче елның биш аен­да исәп буенча үткән хөкем ителгән 92 затның берсенә карата да хөкем ителүне алып, шартлы хөкем итү гамәлдән чы­гарылмады, – ди җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең Зәй муниципа­льара филиалы җитәкчесе урынбасары Әбүзәр Шакиров.

Шул ук вакытта хөкем ителүчеләр арасында сынау чорында берничә тап­кыр административ җаваплылыкка тартылучылар, суд тарафыннан йөкләнгән бурычларны үтәмәүчеләр дә бар. Алар кабаттан җинаять кыл­масын өчен мондый категория хөкем ителүчеләргә карата өстәмә бурыч­лар йөкләп, сынау вакытын озынайту рәвешендә чаралар күрелә. Мәсәлән, эшкә урнаштыру, яшәү урынын алыштырмау, билгеләнгән көннәрдә теркәлергә килү һ. б.

– Агымдагы елның биш аенда хөкем ителгән өч затка карата сынау вакытын озайту һәм өстәмә бурычлар йөкләү турында судка гариза кертелде. Явыз ният белән җәза үтүдән тайпылган өчен хөкем ителгән өч кешенең суд билгеләгән җәзасы иректән мәхрүм итү белән алыштырылды, – ди Әбүзәр Шакиров. – Куелган бурычларны үтәү максатында инспекциябез бу өлкәдәге башка органнар белән элемтәдә тора. Полициянең участок уполномочен­ныйлары хезмәте, балигъ булмаган балалар белән эшләү подразделение­се белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. План нигезендә исәптә торучыларны атна саен яшәү һәм эш урыннары бу­енча тикшерү үткәрелә.

Төрмә ул – төзәтү урыны түгел. Кеше иректән мәхрүм ителгән икән, димәк, бу чорга ул тормыштан мәхрүм ителгән. Иң зур бәхет – ирекле булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев