Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир салымы буенча  салым вычеты 

2017 нче елның 28 декабрендә Россия Президенты “Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче бүлекләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 436-ФЗ санлы федераль законына кул куйды.

Аның нигезендә җир участогы мәйданының 600 кв. метрның кадастр бәясе күләменә җир салымын киметүче салым вычеты (алга таба – вычет) кертелә. Мәсәлән, участок мәйданы 6 сутыйдан артык түгел. Бу очракта салым алынмый. Участок 6 сутыйдан артык булса, салым арткан мәйданга исәпләнә. 
Вычет РФ Салым кодексының 391 маддәсе 5 пунктында күрсәтелгән затларга (Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройлары, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары һ. б.) һәм пенсионерларга карата кулланыла. 
Вычет ташламага ия кеше сайлавы буенча бер җир участогы өчен кулланыла. Җирнең категориясе, рөхсәт ителгән файдалануы һәм кайда булуы мөһим түгел. Салым органына кайсы участокны сайлау турында белдерү кәгазе кертелмәсә, вычет салым максималь күләмдә билгеләнгән бер җир участогы өчен башкарыла. 
2018 елда ташламага ия булучылар (пенсионерлар, хәрби хәрәкәт ветераннары һ. б.) җир салымына вычет алу өчен теләсә кайсы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала. 

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев