Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидлар декадасы чорында үткәреләчәк чаралар

4 декабрь 9.00 сәг. – 21.00 сәг. – Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында “Без бергә” хәйрия марафоны, хәйрия ярминкәсе – мөмкинлекләре чикле кешеләрнең кул эшләрен сату.

4 декабрь

19.00 сәг. – оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашында “Без бергә” хәйрия марафоны; район үзешчәннәренең хәйрия концерты.

5 декабрь
10.00 сәг. – үзәк китапханәдә Түбән Табын коррекция мәктәбе укучылары катнашында “Чынга ашачак хыял” могҗизалар кыры” бәйгесе.
14.00 сәг. – кинотеатрда бушлай кинофильм.
6 декабрь
10.00 сәг. – универсаль спорткомплекста мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында спартакиада (дартс, шашка-шахмат, урыннан сикерү, күңелле стартлар).
9 декабрь
10.00 сәг. – район ветераннар советы активының картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашуы.
5, 6, 7 декабрь – хатын-кызлар; 8 декабрь – ир-атлар өчен җәмәгать мунчасында бушлай хезмәт күрсәтү.
Декада дәвамында авыл клубларында һәм китапханәләрдә тематик очрашулар, конкурс-бәйгеләр, музыкаль кичәләр;
– мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең өйләрендә булу, картлар һәм инвалидлар йортына бару;
– Мөслим урамнарында мәктәп укучылары һәм волонтерлар катнашында “Могҗиза бүләк ит!”, “Бүләккә – китап”, “Бүләккә – уенчык”, “Йөрәктән – йөрәккә” акцияләрен үткәрү;
– район мәктәпләрендә хәйрия ярминкәләре, “Тормыш дәресләре”, “Шәфкатьлелек бизи кешене” исемле сыйныф сәгатьләре үткәрү; шефлык итү.
Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев