"Интертат» Башкортстанда иң популяр татар сайты булды
Уфа төбәге буенча Liveinternet атна саен үткәрелә торган статистика нигезендә, «Интертат» Башкортстанның татар һәм башкорт сайтларыннан популяррак.
Liveinternet бәйсез аналитик хезмәте мәгълүматлары буенча, атна саен Башкортстанда «Интертат» сайты 14 меңгә якын уникаль кулланучыга йөри. Бу күрсәткеч әлеге республика территориясендә милли сайтлар арасында беренче урынга туры килә. Шулай итеп, «Интертат» татар телле сайты — Башкортстанда иң популяр татар ресурсы.
Уфа төбәге буенча атна саен үткәрелә торган статистика нигезендә, «Интертат» Башкортстанның татар һәм башкорт сайтларыннан популяррак. Рейтингта икенче урында — «Яшьлек» башкорт сайты, өченчедә-Башкортстанның «Өмет»татар телле сайты.
«Интертат» сайты (intertat.tatar) — «Татар-информ»МА татар редакциясенең татар электрон газетасы.
Liveinternet мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә «Интертат» сайты Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда иң популяр татар сайты булып тора. Ай саен сайт 134 меңнән артык уникаль кулланучыны укый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев