Интернеттан алган товар килмәсә нишләргә?
Телдән сөйләшүләр нәтиҗәсез булса, сатучыга язмача дәгъва бирергә мөмкин. Дәгъва формасын интернет челтәреннән алырга яисә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсына (http://zpp.rospotrebnadzor.ru) урнаштырылган шаблоннан файдаланырга мөмкин.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 23.1 маддәсе нигезендә товар өчен кулланучы алдан түләргә тиеш булуны күздә тоткан һәртөрле сату-алу килешүендә товарны кулланучыга тапшыру вакыты күрсәтелергә тиеш. Кулланучы интернет-кибеттән, шул исәптән төрле акцияләр кысаларында, сатып алынган товардан товар аңа тапшырылганга кадәр теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы. Ә товар тапшырылганнан соң, 7 көн дәвамында баш тарта ала. Әгәр товарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты турындагы, ягъни югарыда әйтелгән 7 көн турындагы мәгълүмат товарны китергәндә язмача бирелмәсә, кулланучы товардан аны алган вакыттан 3 ай дәвамында баш тартырга хокуклы.
Телдән сөйләшүләр нәтиҗәсез булса, сатучыга язмача дәгъва бирергә мөмкин. Дәгъва формасын интернет челтәреннән алырга яисә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат ресурсына (http://zpp.rospotrebnadzor.ru) урнаштырылган шаблоннан файдаланырга мөмкин.
Россия интернет-кибете белән килеп чыккан проблеманы НОТА программасы (http://nota-claim.ru) ярдәмендә чишеп була. Ул eBau, Price.ru, Wikimart, Товары Mail.ru һәм Яндекс. Маркет агрегаторлары ярдәмендә булдырылган.
Интернет-кибет Интернет сәүдәсе компанияләре ассоциациясе әгъзасы икән, бәхәсне, http://www.akit.ru/claims/адресы буенча мөрәҗәгать тапшырып, хәл итәргә мөмкин. Әлеге ассоциациягә Ozon, Lamoda, Media Markt, OTTO Group Russia, re:Store, “220 Вольт”, “М.Видео”, “Связной”, “Ситилинк”, “Спортмастер”, “Эльдорадо” һ. б. Компанияләр керә.
Роспотребнадзорның ТР идарәсе Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев