Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернет челтәренә интим фотолар куйган ир кеше хөкем ителде

Мөслим районы прокуроры 43 яшьлек Д. Г-ка карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 137 маддәсендә каралган җинаять (шәхси затның тормышына кагылышлы мәгълүматны законсыз рәвештә җыю һәм аның ризалыгыннан башка вакытлы матбугат чараларында тарату) кылуда гаепле дип табылды.

Суд билгеләвенчә, 2016 елның июнендә Г-ның шәхси автомобилендәге видеотеркәгеченә үз белдегеннән һәм ризалыгыннан башка ялангач З.Р.ның видеосы яздырыла.

Соңрак, 2016 нчы елның 19-28 сентябрь көннәрендә Г. әлеге фотоларны хуҗасы рөхсәтеннән башка вакытлы матбугат чараларында, ягъни З.Р. исеменнән "Вконтакте" сайтында аккаунт ачып, аның телефон номерын күрсәтә һәм интим фотоларны шунда урнаштыра.

Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды.

Кылынган җинаять төрен һәм гаепләнүче шәхесен исәпкә алып, суд Д. Г-ны РФ ҖКның 137 маддәсе буенча гаепле дип тапты һәм аңа 240 сәгать мәҗбүри эш җәзасын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев