Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлар йортында тәрбияләнүчеләр рәхмәт укый

Без һәрвакыт каядыр ашыгабыз, йөгерәбез. Кай вакыт артка таба әйләнеп карарга да, киләчәкне уйларга да вакытыбыз юк. Көннәрдән бер көнне "картлык" килеп ишек шакыганын да сизми калабыз. Әбиләрнең "Яшь вакытта ничек тә уза, ялгыз картлык бик авыр", - дигән сүзләрен еш ишетергә туры килә иде.

Балалары, якыннары булмаганнарга картлык көнендә ялгыз калу авырдыр. Җитмәсә сәламәтлегең дә мактанырлык булмаса яисә урын өстендә калсаң, бөтенләй яман. Мөслимдә нәкъ менә шундый өлкәннәрне сыендыручы картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты ул. Узган ел аның оешуына 25 ел тулды.

- Бүген интернатта 50 өлкән кеше тәрбияләнә. Аларның күбесенең гаиләсе булмаган, балалары да юк. Ә кайберләренең, балалары вафат булып, бүген тәрбиягә алырдай туганы да калмаган. Өлкәннәрнең 29ы төрле авырулар белән исәптә тора, инвалидлары бар. Аларның алтысы - урын өстендә ятучылар. Безнең максат - интернатыбызның үз йортлары кебек булуын тәэмин итү. Өлкәннәребезгә күңел җылыбызны биреп, аларны тулы канлы, кайгыртулы тормышта яшәтү, - ди интернат белән унбер елдан артык җитәкчелек итүче Гөлнар Шакирянова.

Ә интернатта моның өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Өлкәннәр абый-апалар 2-3 кешелек бүлмәләрдә яши. Алар милләтенә, сәламәтлекләренә карап урнаштырылган. Бүлмәләр һәркайсы зәвыклы итеп бизәлгән, тиешле җиһазлары бар. Көн дәвамында 4-5 тапкыр ашату оештырылган. Беренче медицина ярдәме күрсәтелә, өлкән шәфкать туташы һәм медицина хезмәткәре ярдәме белән төрле тернәкләндерү чаралары үткәрелә.

- Тернәкләндерү чаралары бигрәк тә инфаркт һәм инсульт кичергәннәргә кирәк. Чөнки аларны яңадан тормышка кайтару, үзен-үзләрен карарлык дәрәҗәгә китерү өчен әлеге чаралар зур ярдәм итә. Иң элек һәр авыру өчен үзебезнең медицина хезмәткәрләре һәм интернатка чакырылган профильле белгечләр ярдәме белән аерым тернәкләндерү программасы төзелә. Көлү терапиясе, ягъни гелотология, хромотерапия, ут терапиясе кебек технологияләрне куллану нерв һәм психик тайпылышларны дәваларга, өлкәннәребезгә яңадан тормышка кайту өчен ярдәм итә. Ком терапиясе, ароматерапия, социаль туризм һәм башка дәвалау чараларының да нәтиҗәсе бар, - ди Гөлнар Шакирянова.

Хактан да санаторийлардан бер дә ким түгел биредәге шартлар. Галокамера, тренажер заллары, социаль тернәкләндерү, компьютер грамотасына өйрәнү бүлмәләре, мунча-сауна - барысы да өлкәннәр өчен. Скандинавиячә йөрү, парк һәм скверларга экскурсияләрне дә көтеп алалар. Мондый тәрбияләү алымнарын Гөлнар Гарифяновна:

Интернатта тәрбияләнүчеләрнең тормыш-яшәешләрен тагын да яхшырту, үстерү өчен заманча көнкүреш техникалары кулланыла. 1 меңгә якын әдәбият тупланган китапханәләре бар, төрле газет-журналлар алдыралар. Рәхәтләнеп укы, ил-көн яңалыклары белән таныш. Затлы йомшак диваннар белән җиһазланган актлар залына төрле концерт-тамашалар карау, бәйрәмнәр үткәрү өчен җыелалар. Район мәдәният йортыннан, китапханәдән, мәктәп-бакчалардан килүчеләрне өлкәннәр үз иткән. Үзләре дә мәдәния чараларда актив катнашалар. 2012 елдан бирле тәрбияләнүче Людмила Махнева - интернатта эшләүче "Рябинушка" фольклор ансамбленең иң актив членнарыннан. Ә 93 яшен тутырган Энҗе апа Ханнанова әле бүген дә, бию көен ишетүгә, тыпырдап биеп китә:

- Картайган көнемдә шушы интернатта тәрбияләнүемә бик шатмын. Аллаһыга мең шөкер, тамагыбыз тук, өс-башыбыз чиста, бүлмәләребез җылы. Олы кешегә тагын ни кирәк? Монда эшләүче кызлар безнең өчен ут йотып, кайгыртып торалар. Кәефебез китсә, "ни булды, әллә авырыйсызмы, нинди ярдәм кирәк", - дип өзгәләнәләр. Рәхмәт аларга, - ди ике ел элек Яр Чаллы шәһәреннән (тумышы белән Иске Карамалыдан) кайтып урнашкан Имаметдин Сәгыйтов.

- Эшчәнлегебезне тагын да яхшыртуда, социаль хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен арттыруда республика, федераль конкурслар, аларда бирелүче грантлар зур ярдәм итә, - ди директор.

Уртак тырышлык бушка китми. Бүген Мөслим интернат йортының куанып сөйләрлек нәтиҗәле эшләре бик күп. 2017 ел нәтиҗәләре буенча коллектив республикадагы 26 учреждение арасында беренче өчлеккә кергән. Ә Гөлнар Шакирянова "Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы директоры" Бөтенроссия конкурсының республика этабында өченче урынга лаек булган. Җитәкче үзе генә түгел, биредә эшләүче һәркем төп вазыйфасыннан тыш тагын әллә никадәр хезмәт башкара. Кул астында эшләүче һәркемне аркасыннан сөеп, "безнең иң яхшы хезмәткәребез бу" дип таныштырды директор. Үзара аңлашып эшләгәндә, коллективта дустанә мөнәсәбәт булганда, билгеле, таулар да күчерергә була. Эшче-хезмәткәрләрнең күбесе 10-20шәр ел хезмәт куя биредә. Шундыйлардан баш бухгалтер Гөлнур Искәндәрова, өлкән шәфкать туташы Сәвия Абдуллина, пешекче Тәнзилә Габдрахманова, бухгалтер Гөлнара Ганиева, пешекче ярдәмчесе Сәрия Җәмилова, нянялар Тәслия Шәйхуллина, Гөлназ Минһаҗева, Эльза Әкмалова, кер юуычы Лилия Набиуллинаны аерым исемләп әйтергә кирәк. Гомумән, интернатта эшләүче һәр эшче-хезмәткәр мактауга лаек. Зур булмаган хезмәт хакына күп төрле эш башкаручы, өлкән әби-бабайларга бәхетле һәм матур картлык бүләк итүчеләр алар.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев