Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иннополис галиме галимнәрнең читкә китүе турында: фәндә "милләт" төшенчәсе юк

Ул искәрткәнчә, чит ил кадрлар системасы, конкрет проект өстендә эшләү өчен, бөтен дөнья буенча хезмәткәрләрне вакытлыча яллау принцибы буенча оештырылган.

Фундаменталь фәндә конкрет кайсыдыр милләткә яки илгә беркетелү төшенчәсе юк. Шуңа күрә галимнәрнең башка дәүләтләргә еш кына күчүләрен "баш миләре агу"ы дип атарга ярамый. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында РФ Президентының фәнни премиясе лауреаты Владимир Максименко сөйләде.

Ул искәрткәнчә, чит ил кадрлар системасы, конкрет проект өстендә эшләү өчен, бөтен дөнья буенча хезмәткәрләрне вакытлыча яллау принцибы буенча оештырылган. Аның нигезендә фәнни бурычларны хәл итү өчен грантлар һәм максатчан акчалар ята.

"Фундаменталь фәндә милләт төшенчәсе юк. Аның көче шунда ки, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге үзара хезмәттәшлек итә, һәм бу белемнәр туплана», — дип аңлатты Максименко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев