Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүнең 75 еллыгына сугыш елларында ТАССР халкы тормышы турында китап басылачак

Китап басмасын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” дигән китап чыгарылачак. Бу турыда ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республика тыл төбәге булуга карамастан, безнең күпмилләтле халык Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен куйды. Татарстанда туып-үскән кешеләр, кыюлык һәм батырлык галәмәтләре күрсәтеп, барлык хәлиткеч хәрби операцияләрдә катнаштылар",-дип билгеләп үттеләр комитет матбугат хезмәтендә.

Басмада төрле тарихи фактлар, архив документлары һәм фотоматериаллар, шаһитлар таныклыклары китерелгән.

«Күбесе беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә торган ТАССР да  тыл чорында барган тарихи процессларга анализ ясалды",-дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Китап 10 бүлектән тора, аларда татарстанлыларның барлык өлкәләре дә диярлек ачылган.

Китап сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Яшь буын вәкилләре, китаптан Бөек Җиңүнең сугыш кырларында сугышчыларның батырлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең кешелек мөмкинлеге чигендә тырышлыклары, ә иң мөһиме — кешеләрнең җиңүгә ышанычы булуын аңлый алачаклар.

Китап басмасын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев