Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Индирадан – фаршланган ташкабак

Җәй көне яшелчәләрдән әзерләнгән ризыклар аеруча тәмле. Бакчаларда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең мул чагы. Мөслимдә яшәүче Индира Хисамиевадан фаршланган ташкабак – гади генә әзерләнүче бик тәмле ризык тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: ярты килограмм уртача зурлыктагы ташкабак, ярты килограмм фарш, артык зур булмаган 2-3 данә суган, ике кишер, 150 грамм чамасы майонез, 100 грамм сыр, 2-3 аш калагы үсемлек мае, тәменчә тоз һәм төелгән кара борыч.
Бер суганны угычтан чыгарабыз да, фарш белән кушып, тоз, борыч салабыз. Ташкабакларны чистартабыз һәм 3-4 см киңлегендә түгәрәк формасында кисәбез. Ташкабакларның эчен алабыз һәм кайнап торган суда өч минут пешереп алабыз да, салкын суга салып суытабыз. Калган суганны чистартып, вак итеп турыйбыз. Табада бер аш кашыгы үсемлек маен җылытабыз һәм суганны шунда алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз. Кишерне чистартабыз, эре угычтан чыгарабыз. Табада бер аш кашыгы майны җылытып, кишерне майда 8-10 минут чамасы кыздырып алабыз. Суган һәм кишерне бергә кушабыз да, тоз сибәбез. Духовканы 200 градуска кадәр җылытабыз. Табаны үсемлек мае белән майлыйбыз (фольга белән дә капларга була) һәм аңа туралган ташкабакны тезәбез. Һәр ташкабак уртасына әзерләнгән итне тыгызлап салырга кирәк. Өстенә кишер белән суган салабыз. (Кыздырылган яшелчәләргә помидор, фасоль да өстәргә була). Өстенә тигезләп майонез сылыйбыз һәм вак угычтан чыгарылган сырны сибәбез. (Башта сыр сибеп, аннары майонез белән майларга да була). Фаршлы ташкабакларны 30 минут чамасы пешерергә кирәк. 
Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев