Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имтихан тоттылар

ДОСААФ җәмгыяте районның массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе белән берлектә үзенчәлекле ярыш үткәрде. Бәйгедә 20гә якын команда катнашты. Ир-атлар белән бергә бер хатын-кыз да көчен сынады. Алар, шәхси саклану чаралары кулланып, транспорт чарасын фигуралы йөртү, вакытка машина көпчәген алыштыру буенча ярышты. 

– Җирлегебездә беренче мәртәбә үткәрелүгә карамастан, ярышта катнашучылар күп булды. Ир-егетләр теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә дә әзер булырга тиеш. Бәйге аларның ихтыяр көчен, җитезлеген һәм осталыгын да сынау өчен бер имтихан булып тора, – диде ДОСААФ җәмгыяте җитәкчесе Наил Бәдретдинов. 
Бәйгедә Динар Закиров, Нияз Мөхәммәтҗанов, Илдар Сәгъдиевка тиңнәр булмады. Командалар арасында беренче өчлеккә үзәк хастаханә, “Август-Мөслим” җәмгыяте, газ участогы чыкты. Лилия Латыйпова исә “Автоледи” исеменә лаек булды. Катнашучыларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
– Армия хезмәтен намус белән үтәп кайтучылар яшь буынга үрнәк булып тора. Ватан алдындагы изге бурычны үтәгәндә физик яктан чыныккан булу да, җитезлек тә бик кирәк. Бу бәйгедә нәкъ менә шундыйлар ачыкланды, – ди бәйгедә катнашучы Нияз Мөхәммәтҗанов. 
Әйтергә кирәк, бәйгедә катнашучылар сынатмады. Бәлагә таручыга медицина ярдәме күрсәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, хәрби хезмәт күнекмәләрен үзләштерү буенча да төшеп калганнардан түгел икән егетләребез! Алар автомат та сүтеп җыйды, гомуми саклагыч комплектны (ОЗК) дөрес һәм тиз кию буенча да ярышты, машина көпчәген дә алыштырды. Ир-егетләр биремнәрне, уен итеп кенә түгел, хәрби әзерлек буларак кабул иттеләр. 
– Гражданлык һәм патриотизм сыйфатларын тәрбияләүне кече яшьтән башлаганда гына ул үз нәтиҗәләрен бирәчәк. Яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү, хәрби хезмәткә хөрмәт тәрбияләү – яшь буынны илебезнең патриотлары итеп үстерүнең ныклы нигезе. Бу максаттан районда күп эшләр башкарыла, – ди бәйгедә катнашучы Мөслим егете Җәмил Вильданов. 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев