Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Иминлек прогнозы» исеме астында информацион-пропагандист кампаниясе уза

Россия Дәуләт инспекциясе, «Куркынычсыз хәрәкәт» эксперт үзәге, Россия автоиминиятлештерү союзы белән берлектә «Иминлек прогнозы» исеме астында информацион-пропагандист кампаниясе уздыра.

Кампаниянең төп максаты автотранспорт йортучеләрнең һава торышы үзгәрешлэренә игътибарын көчәйтү юлы белән аварияләр санын киметүгә ирешү.

Юлда үз-үзенңе агымдагы һава торышы шартларына туры китереп дөрес тота белмәү күп очракта төрле дәрәҗәдәге юл һәлакәтләренә сәбәпче булып тора. Күпчелек автотранспорт йөртүчеләр юлда үзенңе дөрес тоту моделен сайлауга тиешле игътибар бирмиләр, һәм шулай ук метеорологик шартларга туры китереп сайланмаган тизлек режимын да негатив нәтиҗәләргә китерүче гамәл итеп кабул итмиләр.

Куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итү өчен автотранспорт йөртүче юлда үзен тоту өчен дөрес модель сайларга тиеш, һәм шулай ук транспорт чарасын барлык юл һәм метеорологик шартларны (күз күреме, бозлавык, яңгыр, буран) исәпкә алып куркынычсыз тизлек белән йөртергә тиешләр.

Экспертлар фикеренчә күпчелек илләрдә аварияләр арту тенденциясе көзге-кышкы чорга туры килә. Озак вакыт коры торган һава торышыннан сон янгырлар килү һәлакәтләр санынын кинәт үсеп китүен курсәтә. Ләкин яңгырлар озакка китсә, йортүчеләрнең бу һава торышы шартына да адаптация барлыкка килә, һәм һәлакәтләр саны кими башлый. Гомумән, транспорт белән бәйле проблемалар ел фасыллары чигендә барлыкка килә, чөнки йортүчелүр үле һава торышы белән бәйле үзгәрешләргә (күз күреме үзгәрү, буран чыгу, кар, яңгыр яву, юллар торышы үзгәрү) үзер булмый.

«Иминлек прогнозы» кампаниясенен максатка ирешү шартлары түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүне сорый:

1) Автотранспорт йортүчеләргә метеорологик шартларга бәйле рәвештә юлда үз-үзенне дөрес тоту моделен сайлау турында аңлату эшләре алып бару.

2) Бу проблеманы жәмгыятьтә актуаль темага әйләндерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев