Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминлек мәсьәләсе һәрвакыт актуаль

Юллардагы иминлек мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Иминлек күп очракта – машина йөртүчеләр кулында. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән рейд вакытында без шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үтәүләренә игътибар иттек. Бик күпләр иминлек каешын эләктермичә йөри, балалар креслосын кулланучылар да аз, светофорның кызыл утына чыгып китүчеләр дә бар. ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп, ашык-пошык иминлек каешын эләктерүчеләр, туктаткач, ничек итеп акланырга белмиләр. Алдашуларын ишеткәч, алар өчен оят булып китә хәтта. “Күпләр инспекторларның түшләренә шоферның гамәлләрен теркәп баручы кечкенә камералар беркетелүен белми икән” дигән фикергә килдек.

– Юллардагы тәртип бозуларны кисәтү максатыннан төрле операцияләр һәм чаралар, атналыклар, ункөнлекләр үткәрелә. Стажлы шоферлар да, кичәле-бүгенле генә “права” алып, рульгә утыручылар да җирлегебездә шактый. Кискен хәлләрдә карар кабул итү хатын-кызларда аеруча түбән дәрәҗәдә. Беренче кар төшү белән юл-транспорт һәлакәтләре саны артты. Бер көн эчендә теркәлгән дүрт авариянең барысында да машина йөртүче гүзәл ханымнар гаепле. Җәйге көпчәкләрне кышкысына алыштырмау сәбәпле, автомобильләр, барган юлдан тайпылып, юл читендә торган машинага да килеп бәрелгән, үзәк урам уртасына да килеп кергән, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Рульдә барганда кәрәзле телефоннан сөйләшеп, бер кулы белән машина рулен тотучы, икенчесе белән смс-хәбәр язучы, хәтта күз кырые белән булса да, кино яки видеоролик карап баручылар да очрый. Андыйларның машиналары кайвакыт, салулап, юлның икенче полосасына да чыгып китә. Югыйсә, махсус җайланма булмаганда машина йөртүчегә телефоннан сөйләшеп бару катгый тыела. Моның өчен штраф каралган.
– Юллардагы иминлекне тәэмин итү һәм тәртип бозуларны кисәтү максатыннан айга бер мәртәбә “Тоннель” операциясе үткәрәбез. Ләкин, ни кызганыч, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар саны кимеми. “Тоннель”ләр барышында, гадәттә, җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементлар куллануына да игътибар бирәбез. Узган атнада үткән “Җәяүле” профилактик атналыгы барышында шактый тәртип бозулар күзәтелде. Мөслим районында 39 җәяүлеләр кичүе бар. Рейдларда күзәтелгәнчә, кайберәүләрнең җәяүлеләрне үткәрәселәре килми. “Без беренче үтәргә хокуклы” – дип уйлаган ике ир-атка штраф салынды. Күп очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен җәяүлеләр дә боза. Тиеш түгел урыннан юл аша чыгу, машина килгәндә каршысына йөгереп чыгу очраклары да теркәлде. Мондыйлар шулай ук штраф түләргә тиеш булачак, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Районда исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр саны да кимеми. Узган атнада гына да дүрт исерек шофер тоткарланган. Аларның икесе – шушы ук төр тәртип бозган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып та, кабаттан эләгүчеләр. Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар ел башыннан исәпләгәндә 75кә җиткән. Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә кабат эләккән очракта шофер таныклыгыннан өч елга мәхрүм итү каралган. Ә штраф күләме 300 мең сумга кадәр җитә. “Права”сын бер елдан артыграк вакытка алдыручыларга кабат руль артына утыру хокукы имтихан тапшырганнан соң гына бирелә.
– Райондашларыбыз штрафларны да вакытында түләргә онытмасын иде. Ун ай эчендә генә дә административ штрафларын вакытында түләмәгән 95 кеше җавапка тартылган. Аларга – ике тапкырга арттырылган штраф, мәҗбүри эш сәгатьләре, 14 кешегә суд тарафыннан арест билгеләнгән. Вакытында түләнмәгән штраф өчен биш кешенең транспорт чарасына арест салынган. Штрафларны ике ай эчендә түләү мәҗбүри. 20 көн эчендә түләгәндә 50 процент ташлама да ясала. Ләкин райондашларыбыз ни сәбәпледер штрафларын түләргә ашыкмый”, – ди ЮХИДИ инспекторлары.
Юлларда үзара ихтирамлы һәм игътибарлы булсак иде! Һәрберебезне өйдә якыннарыбыз көтә. Кемнеңдер исерек хәлдә машинага утырып чыгып китүе, тәҗрибәсезлеге яисә уяулыгын югалтуы өчен гомерләр белән түләнмәсен иде!
Лилия ШӘЙМИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев