Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Иминлек каешы” старт алды

Оператив-профилактик операция 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

11 июньдә республика буенча  “Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы старт алды. Аның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. “РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазланган транспорт чарасын йөртүче сак булырга һәм каеш эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш. Кагыйдә бозып йөрүче шоферлар саны кимеми. Балаларны махсус креслода йөртү, шофер үзе һәм пассажирларның каеш эләктерүе – иң беренче чиратта үзебезнең иминлек өчен кирәк”, – ди ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. “Иминлек каешы” оператив-профилактик операциясе 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев