Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминият премиясен кайтаруга хокук турында

2020нче елның 1 сентябрендә “Кулланучылар кредиты (займы) турында”гы Федераль законның 7 һәм 11 маддәләренә һәм “Ипотека (күчемсез милек залогы) турында”гы Федераль законның 9.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы 483-ФЗ санлы Федераль закон (27.12.2019) үз көченә керде. Аның нигезендә кредитын вакытыннан алда һәм тулысынча түләгән заем алучы иминият өчен акчаның бер өлешен кайтара ала.  

Шул ук вакытта берьюлы берничә шартны үтәү мөһим: заем алучы кредит һәм заем бурычларын тәэмин итүче ирекле иминият килешүе төзегән булырга; премиянең өлешен кайтару турында гариза биргән булырга тиеш; иминият очрагы билгеләре булган вакыйгалар булмаска тиеш. 
Гаризаны иминият компаниясенә яисә банкка (заем алучы аның аша иминиятләнгән булса) җибәрергә мөмкин. 
Иминият оешмасы гаризаны алгач, җиде эш көне дәвамында иминиятләү инде гамәлдә булмаган вакыт өчен премиянең өлешен кайтарырга бурычлы. Әлеге яңалык 1 сентябрьдән соң төзелгән иминият килешүләренә карата кулланылачак. 
Исегезгә төшерәбез: иминият килешүе төзүгә мәҗбүр итү закон тарафыннан тыелган. Шул ук вакытта бу кагыйдәнең искәрмәсе дә бар: заем алучы килешү буенча залогка салынган милекне (мәсәлән, ипотекада) югалтудан һәм зыян килүдән иминиятләргә бурычлы. 
Башка очракларда банк заем алучыга кулланучы кредитының (заемның) альтернатив вариантын тәкъдим итәргә тиеш. Ул кыйммәтрәк булырга мөмкин (югары процент ставкасы белән).
Моннан тыш иминиятләү хезмәте мәҗбүри тагылган булса һәм рәсмиләштергән вакытта банк хезмәткәрен иминиятләүнең кирәк түгеллегендә инандырып булмаса, кулланучы килешү төзегәннән соң 14 көн эчендә мондый хезмәттән баш тартырга хокуклы. 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев