Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җимеш агачларына ничек ярдәм итәргә?

Быел агач яфракларын нидер ашый. Бигрәк тә алмагачларга зыян салалар. Ул нинди корткыч һәм аңа каршы ничек көрәшергә микән?

Быел агач яфракларын нидер ашый. Бигрәк тә алмагачларга зыян салалар. Ул нинди корткыч һәм аңа каршы ничек көрәшергә микән?

Альбина Гыймранова. Мөслим.

Әлеге сорауны без Мөслимдә яшәүче һәвәскәр бакчачы, лаеклы ялдагы агроном Радик Мансуровка юлладык. Радик Александрович түбәндәге аңлатманы бирде:

– Быел парсыз ефәк корты (непарный шелкопряд) бакчаларга шактый зыян китерә. Ефәк корты күбәләге 10 көн генә яши, үзе берни дә ашамый. Сезонга бер тапкыр 300ләп йомырка сала. Алар бик уңышлы кышлый. Иртә язда шул йомыркалардан чыккан гусеницалар, бик тиз үсеп җитеп, яфрак согы белән тукланалар.

Ефәк корты аеруча имән, тупыл һәм бакчадагы җимеш агачларын ярата. Алар “оялаган” агачларда яфраклар тишкәләнгән яки деформацияләнгән була.Ныклабрак карасаң, агач ботагын ефәк пәрәвезгә төрәләр. Шул урынны ачсаң, анда күпләп личинкалар күренә. Алар белән комплекслы көрәшергә кирәк. Иртә язда агач кәүсәләренә корткычларны куркыту өчен сумала, машина мае һәм махсус препаратлар сеңдерелгән “билбаулар” бәйләү файдалы. Болай эшләгәндә кәүсәнең түбәнге өлешендә яки коры яфрак астында кышлаган гусеницалар өскә үрмәли алмый. Яфрак бөреләре ачылганчы агачларны биопрепаратлар яки инсектицидлар белән эшкәртергә була. Мин үзем колорада коңгызына каршы препаратларны кулай күрәм. Аны сезонга ике тапкыр сиптерү файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев