Имам-хатыйбларына шәһадәтнамәләр тапшырылды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Бүген Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә җирлектәге мәхәлләләрнең имам-хатыйбларына шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасы булды.
Чарада район башлыгы Рамил Муллин, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла катнашты.
Чара Коръән сүрәләре тыңлаудан башланды. Равил хәзрәт Зөфәров узып баручы ел үзенчәлекләренә тукталып чыгыш ясады. Аннары 26 имам-хатыйбка шәһадәтнамәләр тапшырды.
– Шәһадәтнамә, беренчедән, дин әһеленең имам-хатыйблык дәрәҗәсен ныгытса, икенчедән, җирле мөселман дини оешмасында үз вазыйфаларын рәсми төстә башкаруын да раслый. Турыдан-туры халык белән эшләүче дин әһелләре буларак, шәһадәтнамә сезнең җаваплылыкны тагын да арттыра, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.
Район башлыгы Рамил Муллин авыллардагы мәчетләр эшчәнлеген җанландыру, имамнарның авыл җирлекләре башлыклары белән кулга-кул тотынып эшләвенә ирешү кирәклеген ассызыклады. Имамнарны борчыган сорауларга җавап бирде.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев