Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илшат Яббаров: “Өметле яшьләр күп”

Яшьләр сәясәте юнәлешендә “Мизгел” яшьләр үзәге һәм “Форпост” оешмасы эшли.

– “Форпост” нигездә патри­отик тәрбия бирә. 2016 елда “Форпост” оешмалары арасын­дагы республика конкурсын­да без беренче урынны алдык. Бүгенге көндә оешмада 299 егет һәм кыз шөгыльләнә. Алар – эшләүче яшьләр, студентлар һәм укучылар, – ди оешма җитәкчесе Илнур Сабиров.

“Форпост”ның техник база­сы ныклы: спорт залы, махсус киемнәр, үз штабы бар.

– Җирлегебездәге яшьләр актив булулары белән ае­рылып торалар. Мөслимнең “Форпост” оешмасында шөгыльләнүчеләрнең күбесе республикакүләм бәйгеләрдә исемле бүләкләргә лаек бул­ды. Бүген республика ла­герьларында әйдаман булып эшләүчеләр күп, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Ябба­ров.

“Мизгел” яшьләр үзәгендә ун кеше эшли. Яшьләрнең ялын оештыру, проблема­ларны уртага салып хәл итү, яшьләр белән бер дулкында “йөзү” – барысы да шушы оеш­ма җаваплылыгында. Үзәкнең үз радиосы һәм дайджесты бар. Кыска метражлы яңалыкларны Гүзәл Ялалова белән тавыш операторы Андрей Митрофа­нов алып бара.

– Республиканың яшьләр министрлыгы ел саен яшьләр сәясәте эшчәнлеге буенча рейтинг билгели. Рейтинг­ка 624 күрсәткеч керә. Шушы күрсәткечләр буенча “Мизгел” яшьләр үзәге республикада при­злы урыннар алып килә. “Иге­лек уят!” исеме астында эшләүче волонтерлык хәрәкәте, “Мөслим кырмыскасы” ШТК командасы да эшчәнлеген “Мизгел” үзәге канаты астында алып бара, – ди үзәк җитәкчесе Зөлфия Фа­тыйхова.

Ел саен ТР Яшьләр минис­трлыгыннан “Яшьләр автобусы” килә. Министрлык вәкилләре, яшьләр белән очрашып, төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә.

Республика күләмендә үткәрелүче грантлар проек­тында да Мөслим яшьләре ак­тив катнаша. Быел 30дан ар­тык егет һәм кыз үз проектла­рын тәкъдим итте. Яшьләрнең иҗтимагый оешмалары да бар. Мөслим яшьләр парламентын Иске Карамалы авылы егете Ил­мир Гәрәев җитәкли. Илмир Ка­зан энергетика университетын­да белем ала. Тагын бер район­дашыбыз – Ренат Исламов ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламентында Мөслим районыннан вәкил булып тора.

Яшьләргә ял итү һәм күңел ачу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Заманча кинотеатр, бас­сейн, тренажер заллары, чаңгы базасы, универсаль спорт залы, сквер һәм парклар – барысы да яшьләрнең ялын файдалы үткәрү өчен булдырылды.

Яшьләр өчен бик күп мак­сатчан программалар эшли. Яшьләрнең күбесе максатчан программа нигезендә югары уку йортларында белем ала. Хөкүмәт ярдәме белән торак алучылар, йорт төзүчеләр күп.

Спорт юнәлешендә “Спорт 18+” проекты эшли: балалар спорт объектларында – 19.00 сәгатькә кадәр, өлкәннәр 19.00- 22.00 сәгатьләрдә шөгыльләнә. Универсаль спорт залына гына да айга 1600 кеше йөри. Мон­нан тыш ике бассейн, чаңгы ба­засы, футбол, волейбол, баскет­бол мәйданчыклары бар. Спорт­комплекс территориясендә ГТО мәйданчыгы эшли. Балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен 11 түгәрәк бар. Укучыларга 20 тре­нер белем бирә.

2020 елда спорт күрсәткечләре буенча район – унынчы, ә спорт мәктәбе үз төркемендә берен­че урынга лаек булды. Мөслим халкының 53 проценты систе­малы төстә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Быел гына да спортчыларыбыз тара­фыннан 230 җиңү яуланган.

– Мөслимдә шахмат, волей­бол, футбол, көрәш, ат спор­ты федерацияләре актив эшли. Бәйгеләргә алар да үз өлешен кертә. Бездә республика, Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары да шөгыльләнә. Мөслим данын яклап алган медальләрнең исәбе юк. Уңышларыбыз дәвамлы бул­сын! Элек бәйрәм алдыннан ха­лык кибеткә йөрсә, хәзер спорт залларына йөри. Бу куанды­ра. Көч-куәтебезне дөрес өлкәгә юнәлтик! Сәламәт булыйк! – ди Илшат Яббаров.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев