Илсаф – җиңүче!
Казанда эшче һөнәрләр арасында узган дөнья чемпионатында райондашыбыз Илсаф Минһаҗев икенче урынны яулады.
“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VIII ачык төбәк чемпионатында Мөслим политехника техникумы беренче мәртәбә генә катнашмый. Чемпионатта катнашучылар билгеле бер компетенциядә белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Райондашыбыз Илсаф Минһаҗев чемпионатка остазы – техникумның производство мастеры Евгений Басорин белән барды. Алар “Эретеп ябыштыру технологиясе” компетенциясендә комплекслы эш күрсәттеләр.
– Татарстанда “Яшь профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында катнашу – безнең өчен үзе бер җиңү. Илсаф иң элек сайлап алу чемпионатында катнашты. Ярышлар республиканың ике дистәгә якын шәһәр һәм районында төрле компетенцияләр буенча җиһазландырылган мәйданчыкларда узды, – ди Евгений Басорин. – Региональ этап нәтиҗәләре буенча “Яшь профессионаллар” милли чемпионатында катнашу өчен Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составы билгеләнә. Илсаф әлеге составка керсә, бездән тагын да ныклы әзерлек таләп ителә.
– Эретеп ябыштыручы һөнәре зур осталык, төгәллек һәм игътибар таләп итә. Бу һөнәрнең нечкәлекләренә төшенсәң, кечкенә тимер кисәгеннән әллә нинди матур әйберләр ясарга була! Евгений Петрович төркемендә без 11 кеше шөгыльләнәбез. Дәрестә өйрәнгәннәрне гамәлдә ныгытабыз. Күпләребез җәйге практиканы җирлегебездәге оешма-предприятиеләрдә үтә. Эшебезгә югары бәя бирәләр икән, бу – остазыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Киләчәктә тормышымны сайлаган һөнәрем белән бәйләргә уйлыйм, – ди Илсаф Минһаҗев.
– Республиканың һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, быел компетенцияләр исемлеге киңәйтелгән. Яңалар арасында “Оча торган робототехника”, “Сити-фермерлык”, “Сакчыл җитештерү”, “Банк эше”, “Модалы кием һәм аксессуарлар дизайны” бар. Алдагы елларда бу төр компетенцияләр буенча катнашырга теләк белдерүчеләр дә булыр, дип ышанам, – ди техникум директоры Илнар Миргалимов.
Узган ел техникумның III курс студенты Ләйлә Нәсифуллина челтәр чемпионатында өченче урынга лаек булып, региональ турда беренче бишлеккә кергән иде. Ләйләнең бәйгедә, “Осетия пирогларын пешерү” компетенциясендә көч сынашып, 15 төрле пирог пешерүе турында хәбәр иткән идек. Быел “Пешекче эше” компетенциясендә Азалия Гыйльметдинова катнашты. Аның мастеры – Рүзилә Бәдретдинова.
– Беренче өчлеккә керә алмасак та, челтәр чемпионатында уңышлы чыгыш ясадык. Азалия үрдәк ите белән икенче аш әзерләде. Азалиянең аш-пюресы да телеңне йотмалы иде. Пешекче һөнәрен хәзер кызларныкы дип булмый, егетләр дә аш- суга осталыкларын күрсәтә, – ди техникум мастеры Рүзилә Бәдретдинова.
Эшче һөнәрләр буенча әзерлек сыйфатын күтәрүгә һәм яшьләр арасында әлеге белгечлекләрне популярлаштыруга юнәлтелгән “Яшь профессионаллар” бәйгесе егет-кызларның осталыгын ачыкларга мөмкинлек бирә. Ярышларда һөнәри осталыкларын күрсәтүче яшьләр киләчәктә дә сайлаган юлларыннан тайпылмасыннар иде.
Лилия Шәймиева.
Фото– Е. Басоринның шәхси архивынан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев