Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүләрдән – җиңүләргә

27 сентябрь – Балалар бакчалары һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр хезмәткәрләре көне. Бөтенрәсәй күләмендә әлеге бәйрәм 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. Районыбыз тәрбиячеләре бәйрәмне якты йөз белән каршылый. 

Мөслимдәге “Ләйсән” балалалар бакчасының 32 еллык тарихы бар. Эшләү дәверендә берничә тапкыр ябылып алса да, бакча коллективы, алга яңа максатлар куеп, төп миссиясен дәвам итә. 
– 2017 елда федераль дәүләт программасына кертелеп, бакчада капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелде, территория һәм юллар ясалды, яңа уен мәйданчыклары эшләнде, коймалар урнаштырылды, агач-куаклар утыртылды. Бина эчендә дүрт төркем балалар өчен киенү-чишенү, уен һәм йокы бүлмәләре эшләнде, бүлмәләр заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Өстәмә белем һәм тәрбия бирү максатында ике бүлмә эшләнде. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү бүлмәсе ясалып, өстәмә күрсәтмә ярдәмлекләр, дидактик материаллар тупланды. Экологик тәрбия бирү максатында кышкы бакча эшләнде, – ди бакча мөдире Резеда Мөхәммәтова. 
Бакчада белем бирү һәм тәрбия эшләре федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килүче “Туганнан алып – мәктәпкәчә яшькә кадәр” исемле программа нигезендә алып барыла. Шул ук вакытта ләйсәнлеләр база бакча буларак та нәтиҗәле эшли. Иске Вәрәш, Тат. Шуран, Шуганка һәм Тат. Бүләр авылы бакчалары тәрбиячеләре биредә яңа эш алымнары үзләштерәләр. Семинар-киңәшмәләрдә катнашып, яңалыклар, мастер-класслар алалар. 
– Бакчабызда бүген 23 хезмәткәр эшли, база бакчаларында эшләүчеләрнең саны да дистәдән артып китә. Дүрт төркемгә йөрүче 105 балага югары белемле тугыз хезмәткәр белем һәм тәрбия бирә, – ди Резеда Мөхәммәтова. – Барыбыз да бердәм булып, база бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез, балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләрне кулланабыз. 
Ләйсәнлеләр төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. Рәсәй күләмендә үткәрелгән “2019 елның үрнәк балалар бакчасы” бәйгесендә медаль һәм дипломга ия булулары да күп нәрсә турында сөйли. “Ел тәрбиячесе –2019” республика бәйгесендә тәрбияче Гөлназ Абдреева җиңү яулаган. Рухи һәм әхлакый үсеш елы кысаларында район күләмендә үткәрелгән бәйгедә ләйсәнлеләрнең “Әхлак сандыгы” авторлык әсбабы икенче урынга лаек булды һәм 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. “Гаиләгә – төп юл!” бәйгесендә Салиховлар гаиләсе беренче урынны яулады. Республика күләмендә үткәрелгән “Сәяр” бәйгесендә катнашкан балалар төркеме диплом белән бүләкләнгән һәм “Әкият” курчак театрына кунакка чакырылган. Ә мондый җиңүләр, саный китсәң, бик күп. 
– Белемгә омтылучан, мөстәкыйль, физик һәм сәламәт шәхес тәрбияләү өчен белем бирүнең яңа формаларын, нәтиҗәле эш алымнарын эзлибез. Балаларның интеллектуаль һәм иҗат мөмкинлекләрен үстерүгә дә зур игътибар бирәбез, – ди өлкән тәрбияче Гөлназ Салихова. 
Үрнәк эшләре, төрле хезмәт җиңүләре белән танылу алган “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы һөнәри бәйрәмнәрен әнә шулай – матур эшләр белән каршылый. Алга таба да аларга нәтиҗәле хезмәт һәм яңа җиңүләр телибез. 
 

Райондагы 30 балалар бакчасында 1071 бала тәрбияләнә. Аларга 103 педагог белем һәм тәрбия бирә. Тәрбиячеләрнең 76сы югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. 93 педагог – югары һәм 10 тәрбияче урта һөнәри белемле.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев