Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илнур Гәрәев: "Үз эшләрен яхшы белгән юл мастерларыбыз бар"

Тормыш артериясе булган юллар торышына соңгы елларда аерым игътибар бирелә. Федераль карамактагы һәм торак пунктлар арасындагы юлларны карап тору, төзекләндерүюнәлешендә кабул ителгән максатчан программалар кысаларында һәм җирле бюджет хисабына башкарылган эшләрне генә санасаң да, шактый зур исемлек барлыкка килер иде. "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалына караган Мөслим участогы әлеге эшләрнең башында...

- Илнур Рәисович, сезнең участок карамагындагы юл озынлыгы ничә чакрым? Матди-техник база торышы ни дәрәҗәдә?
- Без 300 километр озынлыгындагы юлга хезмәт күрсәтәбез. Аның 150 километры - асфальт өслекле, калган яртысы гравий түшәлгән юллар. Аларны карап, ремонтлап тору өчен кирәкле техникалар белән тәэмин ителгән машина-трактор паркыбыз бар. "МТЗ" тракторлары, грейдер һәм бульдозерлар, "КамАЗ" машиналары кышын юлларны кардан арындыруга көйләнсә, җәйге сезонда төзелеш эшләрендә катнаша. Алар белән идарә итүче эшче-хезмәткәрләребез дә сезонга карап үзгәрә. Даими эшләүче 50 хезмәтчәнебез янына юл төзү сезонында тагын унлап кеше өстәлә.
- Һәм башкарган эш төрләре нидән гыйбарәт?
- Кышкы чорда юлларны кардан арындырабыз, бозлавык вакытында юл куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен куркыныч участокларга ком-тоз катнашмасы һәм реагент сибү кебек эшләр башкарабыз. Яздан алып көзгә кадәр чокыр-чакыр ремонты бара. Беренче карашка юк кына кебек күренсә дә, әлеге эш зур чыгымнар таләп итә һәм күп вакытны ала. Төп һәм иң җаваплы эшләребезнең берсе - юллар төзү һәм реконструкцияләү.
- Быел җәй юл эшләре өчен уңай килде. Сезнең участок әлеге мөмкинлектән тиешенчә файдаланып кала алдымы?
- Быелгы сезонда башкарган эшләребез бик күләмле булды, дияр идем. Республика программасы кысаларында Мөслим - Иске Сәет юнәлешендә 14 километр озынлыкта, төгәлрәк әйткән дә Симәк күпереннән алып, Яңа Сәет авылына кадәр арада юл төзү, реконструкция эшләре башкардык. Әйтергә кирәк, эшнең беренче чираты гына төгәлләнде. Киләсе сезонда әлеге участокка икенче кат асфальт түшәү, юл читләренә вак таш җәю, юл билгеләре кую планлаштырыла.

- Әлеге объекттан башка Мөслим - Иске Карамалы юнәлешендә дә проблемалы участок бар иде бит әле.

- Әйе, Иске Карамалыга якынлашкан урындагы чокыр-чакырга әйләнгән катлаулы участокта ямау эшләре белән генә котыла торган түгел иде. Җәй уртасында дәүләт программасы буенча, 4 километр арада реконструкция эшләре башлап, шушы көннәрдә асфальт җәюне төгәлләдек. Төп трассаны чиста тоту максатында аерым урыннарда басуга төшү юллары да, ягъни съездлар ясалды. Бүгенге көндә бл билгеләре, разметка ясау бара. Моннан тыш Югары Табын - Тугаш юнәлешендә өченче ел башланган юл эшләрен төгәлләдек - 4 километр арада асфальт юл салдык. Сезон башында ук Мөслим - Сәет һәм Мөслим - Әлмәт юнәлешендә - 10 километр арада,Күбәк авылы янында 2 километр юлга асфальт өстенә асфальтҗәйдек, үзәк хастаханә территориясен асфальтладык.

- Хактан да сезонда башкарган эшләрегез күләмле булган. 2017 елга нинди эшләр билгеләнгән?

- План буенча 10 километр озынлыкта асфальт өстенә асфальт җәю, гравий өслекле юлларны төзекләндерү билгеләнгән. Мөслим - Актаныш трассасының Усы урманы аша үтүче 4 километрлы участогында юл ремонты үткәрү күздә тотыла. Мәктәп маршрутлары программсы буенча Тат. Бүләр - Үрәзмәт юлына асфальт җәю, Торыш юлын эшләү планлаштырыла. Шулай ук Яңа Сәет авылы урамына - тулысынча, Мари Бүләр авылында исә күпфункцияле үзәккә кадәр асфальт җәю каралган.

- Әлеге эшләрне башкарып чыгуда әзерлекле эшче кадрларыгыз җитәрлекме?

- Аллага шөкер, бу яктан зарланмыйбыз. Үз эшләрен яхшы белгән, махсус белемгә ия булган юл мастерларыбыз бар. Кышкы чорда юлчыларыбызны укыту, видео дәресләр үткәрәбез, семинарларда катнашу да һөнәри осталыкны арттыру мөмкинлеге бирә. Прораб Ринат Хисамов, Мастер Нияз Шәймиев һәр участокта эшне үз югарылыгында оештыру, юл эшләрен технологик таләпләр нигезендә башкару турында кайгырталар. Шоферлардан Рамил Хафизов, Ринас Нәгыймов, Владик Әбдриев, Мәкъсут Мирсәетов кебек уңганнарыбыз, бульдозерчы Зөлфәрис Нәҗмиев, грейдерчы Илдус Солтанов кебек уңганнарыбызның тырыш хезмәте башкаларга үрнәк булып тора. Коллектив хезмәтчәннәрен, районның барлык юлчыларын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, гаилә бәхете, сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары телим.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев