Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ИЛМИРА НӘГЫЙМОВАНЫ ГҮЗӘЛ УРАЗОВАДАН КӨНЛӘШҮДӘ ГАЕПЛИЛӘР

Илмира Нәгыймованың кызын Гүзәл Уразова белән Элвин Грейның "Красивый, хороший" җыры куркыткан.

Илмира кызының реакциясен видеога төшереп, Инстаграмга элгән.


Видеодан аңлашылганча, Уразованың җыры башлануга, бала елый башлый.

"Бу җырны ишеткән саен елый, нишләптер яратмады шуны", - дип яза җырчы Илмира Нәгыймова.

Гүзәл Уразованың җырын "балаларны куркытучы җыр" образында күрсәткәне өчен Илмираны шелтәләүчеләр дә бар. Комментарийларда аны Гүзәл Уразовага карата көнчелектә гаеплиләр. "Мин һич кенә дә аннан көнләшмим, киресенчә, Уразова иҗатын хөрмәт итәм", - дип җавап бирә Илмира.

Бу язма астындагы комментарийлар гомумән бик кызык. Әниләр тәҗрибә уртаклаша: кемнеңдер баласы Алсу һәм Азат Фазлыевлар җырыннан курка икән, кемдер Фәрит Таишевның җырыннан куркып елый икән.

Илмирага "Сиңа әле Уразова дәрәҗәсенә җитәргә кирәк!" - дип язучылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев