Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиләкле алан

Печән өсте бит авылда, яше, кар­ты, сәламәте, гарибе кышкылыкка малкайларга печән хәстәрләп ка­лырга ашыга.

Әлбәттә, барысының да гозере тракторы булганнарга төшә. Xисмайның да өр-яңа трак­торы бар, үткән ел гына яңартты. Башкалар белән чагыштырганда, ул алынган эшен җиренә җиткереп эшли, вакыт белән исәпләшми, кем әйтмешли, үз һөнәренең остасы. Әнә шул адәмнең үзенә генә хас берничә гадәте, диикме, холкымы бар.

Кешегә зыяны юк, аны бот буе баладан башлап, бер аягы белән кабергә баскан карт-корыга кадәр белә. Белмәслекмени? Хисмай авыл очында яши, тау өстендә. Салгалый, әлбәттә. Әмма салу белән салу арасында зур аерма бар. Кырлы стаканны каплап, шым гына үзалдыңа берәр җыр ертыгын көйләп, йорт тирәсендә эшләп йөрергә була. Соңыннан итле аш ашап, мыштым гына үз почмагыңда әвен ба­зарына китәсең. Анысы бик исәпкә кер­ми. Ә менә Хисмай кондициягә җиткәнче салган булса, кырку үзгәрә, Салсал ба­тырга әйләнә. Үз өе кырындагы тау ба­шына менеп, авыл өстенә күз сала, киң күкрәген тутырып, сулыш ала да кинәт бар җиһанга иңри:

– А-а-а-а-а-а...

Бу авазны бернәрсә белән дә чагыш­тырып булмый. Шәхсән миңа ул борынгы бабаларыбызның гасырлар төпкеленнән килгән тавышы төслерәк яңгырый. Ур­мандагы киек-жанварлар да моны ишеткәч, алга-артка карамый, урман төпкеленә чаба торганнардыр.

– А-а-а-а-а-а ...

Ләңгелдәп өргән этләр тынып кала, һавада талпынган каргалар мизгел эчендә юкка чыга, урамнарда бала-чага чыр-чуы бетә, сөйләшеп торган хатын­нар, сүзләреннән бүленеп, тауга текәлә.

– А-а-а-а-а-а...

Аяз төндә кайдандыр болытлар пәйда булган кебек, валлаһи. Ә йокыга талган­нар саташулы төшләрдә онытылалар, сөйгән парлар зык булып талашалар ул төндә, ирләр, хатыннар урыннарын ае­рым җәяләр.

Әнә шулай ике-өч тапкыр кычкыра да тынып кала ул. Аннан соң ни кылана тор­гандыр, беркем белми. Хатыны гаилә се­рен сөйли торганнардан түгел, сүзләрен келәшчә белән дә тартып ала алмассың. Өч-дүрт көн урамга төшми әле ул. Ан­нан соң син күр дә мин күр, берни бул­магандай авыл тормышына кушылып китә. Берәр җор теллесе әлеге улаган­ны исенә төшерсә, күзләрен шарланды­рып: «Нәрсә сөйлисең? Гүпчим мин түгел идем, колагыңа ишетелгәндер», – дип, сүзне икенчегә борырга ашыга.

Хисмай телгә беткән кеше, халык белән аралашырга ярата. Шунысы да бар, бәйрәм итсә, бервакытта да үз кесәсеннән чыгарып эчми. Әйтергә кирәк, аны сый­лаучылар табыла. Хәтта күңелен күрергә чират торалар. Анысының да «әтнәкесе» бар. Хисмай нинди хәлдә булса да, үзен сыйлаучыларны онытмый. Ипкә-сапка килгәч, авыр чагында ярдәм итүчеләрнең эшен беренче чиратта эшли. Акча турын­да да артык сүз куертмый, ярты хакына да риза. Айнык чагында йомышың төшсә, ул комарның да комары, бер тәңкә өчен ярты көн сатулашырга мөмкин. Әнә шуңа күрә авыл халкы аның йомшарган чагын туры китерергә тырыша.

– Хисмай гастрольгә китмәгәнме?

– Урам киләпләргә тотынмаганмы әле Хисмай? – дип, бер-берсеннән белешеп торалар.

Менә әле уңыш Хәтимәнең каршысы­на чыкты: шул дерелдәвекнең сал иде учына биш сумыңны, Сапый таудагы лю­цернаны чабып, тюкларга салып бирер иде. Сыерга кышлык печән әзер дигән сүз. Әмма чыгырыннан чыккан иде ха­тын. «Үзе эшләтсен, үзе җаен тапсын. Кем монда ир: улмы, Сабирмы? Өй хуҗасы кайдадыр кәеф-сафа корып йөрсен, ә монда Хәтимә, телен аркылы чәйнәп, печән хәзерләсен...»

Тукталыш каршында хатыннар шау- гөр килде. Нилектәндер Хәтимәнең якын­лашканын күргәч, тынып калдылар, ко­лактан-колакка нидер шыбырдаштылар. Төкергән, ди аларга Хәтимә, башын юга­ры чөеп, Нәгыймә апасы янына барып басты, косынкасы белән бит алмаларын җилләткән булып:

– Иртәдән кыздыра бүген... – диде. «Тагын нинди гайбәт уйлап чыгарды­лар икән инде минем турыда?» – дип, кара янды үзе. Арада «алаша» кушама­ты йөрткән ирдәүкә ялгыз хатын сузып кына, Хәтимәгә эндәшкәндәй итте.

– Хәтимә-ә-ә-ү, абышкаң сине калды­рып, икенче берәүгә ияреп киткән, диләр, хак сүзләрме шу-ул?

 

Кирпечтәй кызарып чыкты Хәтимә. Ирнең нәрсә икәнен белмәгән бер хөрәсән йөзеңә бәреп, шундый сүзләр сөйләп тор­сын әле? Хурлыгыңнан егылып үләрсең, валлаһи...

– Мине ташлап китәрдәй ир бу дөньяга тумаган әле. Кирәксә, без үзебез чүплеккә илтеп аударабыз аларны. Кайберәүләр ба­рып сайлап алсын дип.

– Ә кайда соң ул? Эшкә дә йөрми, диләр.

– Ял йортына озаттым. Бераз ял итеп кайтсын, дидем. Өзлегә көн-төн эшләп. Печәнгә кадәр бераз ныгынып, көч- гайрәт җыйсын.

– Анда ятулары кыйммәткә төшәдер бит? – дип кушылды бер нечкә тавыш­лысы.

– Акчаны үзебез эшләп табабыз. Ир та­залыгы кыйммәтрәк.

Хәтимә «таварка»ларның авызларын әнә шулай япты. Ул арада автобус та ки­леп җитте...

Ирсез хатынны каккаларга-суккалар­га гына торалар инде ул. Кем әйтмешли, кыяфәте «чурт с ним», башында бүреге булсын. Ул чакта аркаң терәр кешең ба­рында, билеңә таянып сөйләшәсең. Шәп әйтте әле Хәтимә теге нечкә сыйракка, авызы тиз йомылды. Сату-алу шома гына барды. Тик бер адәм Хәтимәнең йөрәгенә тоз сипте. Алса алмады товарын, әйләнде дә килде, гел аның тирәсендә боргалан­ды.

– Исемең ничек, чибәркәй? Кайсы якка кайтасың? Минем машинада урын буш, җилдереп кенә кайтарып куям, – дип, кырыкка төрләнде. Исең китәр, кайдан сизеп ала бу каһәр төшкән ир-ат хатыннарның ялгызлыгын?

– Йөрмә әле монда, мөртәт, сатып алучыларны өркетеп, ире килеп чыкса, сөякләреңне җыеп ала алмассың! – дип, Нәгыймә апасы кычкырганнан соң гына каядыр китеп югалды.

Җыелганнары Хәтимәнең кәефен төшерергә бик тә җиткән иде инде. Кешегә дә санамый башладылар бит үткән-сүткәне. Аннан соң Сабир зым-зыя юкка чыкса, ялгыз башы ничек печән ча­бар икән ул? Хатын-кыз эшеме бу? Менә бәрәңге күмәр вакыт җитәр. Берзаман анысын да алырга кирәк булыр, нәүрәпкә ташырга. Бакчаның бер киштәсе авар хәлгә җиткән, кадак, чүкеч тотып, үзе чыксынмыни? Ир-атсыз эш бармый инде ул авыл җирендә...

Кайтып җиткәч, тагын зарланырга сәбәп көтеп торган икән әле: кайгы килсә, капкаңны ач, диләр бит. Чәй эчеп, бераз тын алып, терлекләре янына чыкса, иң зур үрдәге чак тынын алып утыра. Туй­мас тамак әллә берәр нәрсә йоткан, әллә берәр кизү чире эләктергән? Күзе ярты­лаш йомылган бахыркайның, тынын да гыжлап кына ала, «адәм» буласы юк. Са­бир булса: «Суй!» – дип жикерер иде дә кичке якта бер дигән бәлеш өлгерер иде. Хәзер бу үрдәкне култык астына кысты­рып, урам буйлап китсенме? Сарайның караңгы почмагына тегене ябып куйды да алдына су, җим салды. Язган мал бул­са, терелер, терелмәсә, чүплеккә чыгарып ыргытасы гына кала инде, хәерсезне...

Балта-пычкы алып, чолан ишеген үзенчә әвеш-тәвеш китереп куйган бул­ды. Бала-чага да алай эшләмәс. Ярый инде, үзе кайтканчы торып торыр.

Бүгенге кич аеруча озын тоелды, һәр шырт иткән тавышка сикереп төште Хәтимә, йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Әллә нинди уйлар килде башына. Әнә, берсе чолан ишеген каерып керергә аза­плана төсле, аш өе ягындагы тәрәзә дә сыек кына. Пычак тоткан әзмәверләр ки­леп керсәләр, «эх» дияргә дә өлгерә алмый калырсың, җаныңны җәһәннәмгә олакты­рырлар, Алла, Алла... Белгәннәрен укып, юрганына чорналды коты очкан хатын...

Кәрим Кара.

Әлеге китап редакциядә сатуда бар.

Реклама 16+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев